tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары уку йортында Мостай Кәримгә бюст ачылды
Югары уку йортында Мостай Кәримгә бюст ачылды

Югары уку йортында Мостай Кәримгә бюст ачылды

18 октябрьдә Башкорт дәүләт педагогия университетында Мостай Кәрим хөрмәтенә бюст һәм аның исемендәге аудитория үз ишекләрен ачты.

Әйтергә кирәк, Мостай Кәрим – университетның беренче почетлы профессоры. Чараны югары уку йортының ректоры Салават Сәгыйтов ачты.

“Күпләр дөньяны “Безнең өйнең яме” повесте аша беләдер. Ул якты, изгелеккә өндәгән әсәр. Без дә бүген изгелек белән бүлешергә җыелдык”, – диде ул.

Чарада Кыргызстан, Кабарда-Балкар, Калмыкстаннан кигән кунаклар катнашты. Алар унивеситет китапханәсенә китаплар бүләк итте, шагыйрь белән бәйле кызыклы вакыйгалар сөйләде, аны җылы сүз белән искә алды, үз хөрмәтен белдерде.

Шулай ук, чарада студентлар да чыгыш ясады. Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән “Сестренка” киносының төп герое Арслан Крымчурин да шагыйрьнең әсәреннән өзек укып ишеттерде.

Шулай ук, университет башкорт теле укытучылары арасында конкурс үткәргән булган. Чара барышында аның нәтиҗәләре билгеләнде һәм шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга дипломнар тапшырды.

Арытаба барлык кунаклар университетның икенче бинасына юл тотты. Анда Мостай Кәрим хөрмәтенә күргәзмә ачылды.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*