tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган чаралар уза
Үзбәкстанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган чаралар уза

Үзбәкстанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган чаралар уза

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстан Республикасының Бохара шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан үтәчәк түгәрәк өстәлдә катнашачак, Үзбәкстанның Бохара өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге активистлары белән очрашу үткәрәчәк.

Көн дәвамында ул Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле урыннар: Садриддин Айни һәм Джанол Икрами (Күкелдаш мәдрәсәсендә), Имам Әль Бохари имамы истәлегенә ачылган хәтер музеенда, Ниязколый Халифә мәдрәсәсе (Чори-Минор), Баһаветдин Накшбанди музеенда, Ахрара хаҗи мөселман комплексында, Шахи-Зинда комплексында, Гур-әмир, Сиаб базары белән танышачак.

Шулай ук Милли шура рәисе “Мир Араб” мәдрәсәсе ректоры, тарих фәннәре кандидаты Хәйдархан Юлдашходжаев белән, Бохара дәүләт музей-тыюлыгында кулъязмаларда көнчыгыш гарәп графикасын өйрәнү бүлегенең фәнни хезмәткәрләре белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*