tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Засвияжьеда ветераннарны олыладылар
Засвияжьеда ветераннарны олыладылар

Засвияжьеда ветераннарны олыладылар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы hәм изге Рамазан ае уңаеннан Ульяновск шәһәренең Засвияжье районы Московское шоссе урамында яңа гына эшли башлаган Ислам мәдәният үзәгендә – 2713 нче мәхәлләдә cугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен hәм сугыш чоры балаларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы hәм мәхәллә активистлары тырышлыгы белән оештырылган әлеге күркәм чарага уннан артык ветеран чакырылган иде. Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Кызганычка каршы, илебез азатлыгы өчен үз-үзләрен кызганмыйча көрәшкән ветераннар саны елдан-ел кими. Без исәннәренең кадерен белергә, аларның батырлыгы турында яшь буынга җиткерергә бурычлы,- диде район җитәкчесе.

Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында туып үсеп, сугышның утлы юлларыннан узган – 1 нче Белоруссия фронты составында фашистларны дөмбәсләгән Мингали Нургали улы Жаруллин 9 май бәйрәме уңаеннан акчалата ярдәм күрсәтүләре, ветераннарны зурлаулары өчен Россия Президенты Владимир Путинга hәм шулай ук өлкә hәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтен ирештерде.

Ә мәхәллә hәм район автономиясе рәисе Шәфикъ Иматдинов, мәхәллә имамы Дамир хәзрәт Сатдинов hәм аның ярдәмчесе Гакыйль хәзрәт егермегә якын дин кардәшебезгә азык-төлек наборлары тапшырдылар. Өлкә ифтары уңаеннан әлеге бүләкләр Ульяновск өлкәсе мөcелманнарының региональ диния нәзарәте hәм «Сембер» бизнес-клубы тырышлыгы белән әзерләнгән.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*