tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырлы-моңлы Лангепаслылар татар моңнарын яңгыратты
Җырлы-моңлы Лангепаслылар татар моңнарын яңгыратты

Җырлы-моңлы Лангепаслылар татар моңнарын яңгыратты

ХМАО-Югра төбәге Лангепас шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Сирен Гомәр улы Хәбибуллин җитәкчелегендәге “Якташлар” ансамбленең тәүге концерты Лангепаслыларның чыннан да мәдәниятле, сәнгатьле булуын тагын бер кат раслады. Аларның бу ансамбльләренең оешуына да 20 елдан артык вакыт үткән.

Себер төбәгенең кайсы шәһәрендә генә чыгыш ясамадылар алар. Милли бәйрәмнәр дисеңме, фестиваль-концертлар дисеңме, кайда да аларны күреп рәхәтләнеп аралашып, бәхет-шатлыкларны уртаклашып, кайгы-хәсрәтләрне бүлешеп ачыктан-ачык серләшеп утыру үзе күңелгә рәхәтлек, җанга дәва бирә. Һәр концерт программасын режиссёр Роза ханым Низамова төптән уйлап, тирәнтен фикер белән сәхнәләштерә.

– “Әлбәттә, исем өчен генә беркайчан да әзерләнгәнебез булмады, җисеме булсын дип тырышлык куела”-ди Роза ханым.

Сүз дә юк, биредә халык белән эшләүгә, талантлы яшьләрне барлауга, йолаларны саклау юнәлешендә күп көч куелуы күренеп тора. Әлбәттә, болар барысы да милләттәшләребезнең тынгысыз хезмәтләре бәрабәренә ирешелә. Бәйрәм бик матур оештырылган иде. Моны концертка килүче халыкның милләттәшләребезнең озак еллар бер өлкәдә бер җан, бер тән булып хезмәт куюларына рәхмәт сүзен аягүрә басып алкышлауларыннан күрергә була.

Шунысын азсызыклап үтәргә кирәк әлеге концертта Ханты-Ман­си автономияле округында Татарстан Респуб­ликасының сәүдә-икътисад вәкилеге йөген тартучы, ягъни җитәкчесе, Булат Мәүлит улы Бәдретдинов Татарстан республикабыздан килгән рәхмәт хатын, мактау кәгазьләрен тапшырды, “Якташлар” ансамбленең җитәкчесе Сирен Гомәр улы Хәбибуллинны гомер бәйрәме, юбилее белән котлады. Шулай ук, юбилярны “НЕФТЯНИК ” мәдәният сарае директоры Виктор Иванович Рябовол, ХМАО-Югра Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Нефтеюганск шәһәре “Юрүзән” татар-башкорт оешмасы рәисе Муратшина Зөлфия, тагын бик күп кунаклар әлеге истәлекле көн белән котлады, бүләкләр таратты. Милләттәшләребезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телик!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фотограф – Исхакова Р.Ш

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*