tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык, ишетәсеңме? Фикереңне көтәләр!
Халык, ишетәсеңме? Фикереңне көтәләр!

Халык, ишетәсеңме? Фикереңне көтәләр!

Соңгы вакытта “Татар халкының үсеш стратегиясе” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул? Аның максаты нидә? Бу сорау халыкны бик борчый. Араларында: “Ул документ кына булып калмасмы? Милләтебезне чынлап та үсешкә китерә алырмы?” – дип шикләнүчеләр дә, “Күптән кирәк иде”, — диючеләр дә бар.  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган  “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы белән танышып, конгресска үз тәкъдимнәрен җибәрүчеләр дә шактый икән инде.

Татарстан премьер-ми­нист­ры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фев­раль­­дән бирле Россия төбәклә­рен­дә яшәүче милләт­тәшләре­без бе­лән очрашулар уздырып йөри. Ә шушы көннәрдә Стратегия эскизы белән ул Са­мараның “Металлурглар” сараенда Оренбург, Пенза, Саратов, Самара, Ульян өлкә­ләре һәм Мордовия Республикасы татарларын таныштырды.

Татарстаннан килгән делегация моның белән генә чикләнмәде — Самара өлкәсе вице-губернаторы, хокук һәм коррупциягә каршы тору мәсьә­­ләләре департаменты җитәк­чесе Юрий Рожин белән очрашып, Камышлы районында узачак X Бөтенроссия авыллары Сабан туена әзерлек эшләре турында киңәш тоттылар. Ә бу вакытта Татарстаннан, Идел буендагы төрле тө­бәкләрдән килгән делегатлар Самараның Җәмигъ мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе белән танышып йөрделәр. Соңрак алар Самараның “Металлурглар” мәдә­ният сараена килделәр. Кунакчыл, киң күңелле самаралылар утырышта катнашучыларны, һәрвакыттагыча, бик җылы кабул иттеләр.  Әйтерсең лә халык эшлекле очрашуга түгел, ә зур милли бәйрәмгә җыелган иде. Кошки районының Иске Җүрәй һәм Пох­вистнево районының Мәчәләй авыллары үзешчәннәре, Сама­раның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары килүчеләрне җыр-бию, чәкчәк белән каршы алып тордылар.

“Яктылык” мәктәбенең “Мирас” музеенда.

“Яктылык” мәктәбенең “Мирас” музеенда.

Кунаклар “Ак калфак” Самара яшьләре оешмасы активис­ты Айсылу Әбдиева оештырган “Кем мин — татар булмагач” дип аталган флешмобта катнаштылар, “Осталар шәһәрчеге”ндә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, Самара өлкәсенең халык кәсеп­ләре һәм кул эшләре осталары Гөлнара Насыйрова, Миләүшә Завьялова һәм Пох­вистнево районы Гали авы­лының “Ак калфак” оешмасы осталарының кул эшләре күргәзмәсе бе­лән таныштылар. Самарада милли туйлар уздыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова мастер-класс оештырып, кызларны матур итеп мөселманча яулык бәйләргә өйрәтте. Хатын-кызлар бу матурлык белән хо­зурланып, Самара эшкуарлары Мәүлет һәм Римма Низамовларның бавырсак, чәкчәк һәм башка тәм-томнарын сатып алу белән мәшгуль булган арада, ир-атлар, төркем-төркем җыелып, очрашуның төп максаты турында фикер алыштылар.

– Милләтебез өчен катлаулы бу чорда без үз дөньябызга гына йомылып яши алмыйбыз. Телебезне, динебезне, мәгари­фебезне саклап калырга телибез икән, стратегиябез дә булырга тиеш. Ул халыкны бер­ләш­терә, куелган максатка алып бара алыр, дип ышанабыз. Аны дөрес итеп язарга гына ки­рәк.

Без аңлыйбыз, стратегия идеаль була алмый. Тик шулай да, аны нигез итеп алып, кулланырга мөмкин булачак, — дип сөйләде Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан килгән Гомәр Вәлитов. Аның фикере белән күпләр ризалашты.

Делегатларны “Металлурглар” мәдәният сараенда каршы алу.

Делегатларны “Металлурглар” мәдәният сараенда каршы алу.

Ниһаять, чараның төп өлеше башланып китте. Самарадагы чараны уздыруда җаваплы булган өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, кунакларны сәламләп, ерак араны якын итеп килгән делегатларга рәхмәтен җиткерде. “Бу чара өлкә хөкүмәте тарафыннан да хупланды. Губернатор Дмитрий Азаровка һәм очрашуга килгән өлкә администрациясендә җә­мә­гать фикерен өйрәнү де­пар­таментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осиповага зур рәхмәт”, — дип сәламләде Фәхретдин Бәдретдин улы.

Татарстан Республи­касы­ның казанышлары турында кыс­ка гына фильм карап үт­кән­нән соң, сүз Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйх­разиевка бирелде.

— Стратегия — ул татар халкын берләштерүче документ. Аны тормышка ашыру үзебездән тора. Ташны суга атканнан соң, су дулкын-дулкын булып тарала. Стратегия турында сөйләшкәннәребез дә шулай дулкын булып таралырга тиеш. Һәркайсыбыз шундый документ эшләнүе, аның бурычлары, максатлары турында туганнарыбызга, дусларыбызга, башка милләт кешеләренә сөйләсә, аңлатса иде. Бүген сөйләшәбез дә, иртәгә оны­табыз икән, җыенның нәти­җәсе булмаячак, — диде Васил әфәнде. Аның сәгать ярым­га сузылган докладында Стра­тегиянең төп юнәлешләре бил­геләнде.

Ахырда Васил Габделгаяз улы өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Ра­зия Әюповага һәм оешманың активисты, Сама­раның “Яктылык” татар мәк­тә­бенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рә­симә Алюшевага, татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен, Бөтендөнья татар кон­грес­сының медальләрен тапшырды.

Кызганычка, регионнардан килгән делегатларга чыгыш ясарга мөмкинлек булмады. Шулай да, “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре берничә делегаттан бу очрашу буенча фикерләрен уртаклашуны соралды. Ульян өлкәсе “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак ХӘЛИМОВ үзенең тәкъ­димен эшче төркемгә җибәргән дә икән инде.

– Менә регионнарда эш­ләп килүче милли-мәдәни авто­­номияләр өчен Татар­станның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары грантлар бирә. “Татмедиа” агент­лыгы да регионнардагы милли басмаларга, радио-теле­видениеләргә шундый грантлар булдырса, бик яхшы булыр иде. Стратегиядә дә бу тәкъдимем чагылыш тапса,  шат булыр идек. Өлкәләрдә нәшер ителүче милли басмаларга техник базаларын ныгыту, квалификацияле яңа кадрлар җәлеп итү өчен матди ярдәм бик кирәк, — дип уртак­лашты Исхак әфәнде.

Кызыксынган кешегә Стратегия эскизын Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан карарга мөмкин. Тәкъдимнәре булган кешеләр яисә оешмалар теләкләрен шунда ук язып та калдыра ала.

Васил әфәнде дә: “Фикер­ләрегезне, тәкъдим­нәрегезне, тәнкыйтьләрегезне көтеп калабыз. Һәр кеше, милләтебез язмышын йөрәге аша үткәреп, туганнары, дуслары белән фи­керләшеп, тәкъдимнәр керт­сен иде. Без төп юнә­леш­не билгеләдек, алга таба ха­лык сүзенә таяначакбыз”, — диде.

Халык, ишетәсеңме? Битараф калма, үз фикереңне әйт!

Алия АРСЛАНОВА.

Автор һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*