tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәзер бәбиләр әбиләрне өйрәтә”
“Хәзер бәбиләр әбиләрне өйрәтә”

“Хәзер бәбиләр әбиләрне өйрәтә”

Мондый мөмкинлек кабат булмаска мөмкин, битараф калмыйк. Милли үсеш стратегиясе турында Арчада узган җыенда бу сүзләрне берничә кат әйтте­ләр. “Аны балалар, оныклар хакына дип язарга кирәк. Бу эштә һәр татар катнашырга тиеш”, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

Ике татар җыелган җирдә өченче фикер туа

Бөтендөнья татар конгре­с­сының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге документны, Милли Шура, татар халкы өчен закон кебек булачак, диде. Аның Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемен­дәге Тарих институты, Галимҗан Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исе­мен­дәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галим­нәре тарафыннан әзерләнгән өлгесе беренче тапкыр 11 гыйнварда тәкъ­дим ителгән иде. Ә бу атнаның чәршәмбесендә дистәгә якын район вәкилләре аның эч­тә­леге белән танышырга Арчага җыел­ды. Бүген мондый җыен Нурлат төбәгендә үтә. Алга таба сөй­ләшүләр башка районнарда һәм илнең җиде федераль округында дәвам итәчәк. Июньдә проект Изге Болгар җыенында тәкъдим ите­лә­чәк. Документ 30 август көнне кабул ителер дип көтелә. Әлегә тәкъ­димнәрне җит­керергә мөмкин.

– Мин, Милли Шура рәисе итеп билгеләнгәч үк, безгә стратегия кирәклеген әйттем. Шөкер, Татарстан Президенты үзенең Юлламасында әнә шундый бурыч куйды. Бу эш Конгресс өчен генә түгел, бөтен татар өчен кирәк. Үзебез­нең планнарны, башка милләт­ләрнең үсеш стратегиясен карап, әлеге эшкә керештек. Җиңел түгел, – дип сөйләде Шәйхразиев. – Ике татар җыелган җирдә өч фикер туа. Шуңа күрә бер-беребезне ихтирам итеп, кимсетмичә,  фи­кер­ләрне уртага салып сөйлә­шергә тырышабыз. Сез яздыгыз, дип түгел, без яздык, дип әйтерлек булсын. Аны һәр татар кешесе үз йөрәге аша уздырыр­га тиеш. Тарихны  белергә кирәк, әмма гел артка гына әйләнеп карасак, алга бара алмыйбыз.

Кайда юллар, мәктәпләр, авыллар?

Стратегия турында сөйләш­кәндә, шундый сораулар бирү­челәр дә еш булачак дип фаразлана. Андыйлар  хәзер дә бар.  “Ки­тап­лар, укытучылар, юллар һәм башка проблемалар турында сораулар бирү дөрес. Әмма без аны документка яза алмыйбыз. Шуңа күрә тормышка ашыру өчен дүрт юнәлештә “юл картасы” эшләнә­чәк”, – дип аңлатты рәис. Ә дүрт юнәлеш дигәне татар халкының тормышы, мәгариф, мәдәният бе­лән сән­гать һәм мәгълүмати мохит кебек бүлекләрне үз эченә ала.

“Юл картасы”на кергән чараларны тормышка ашыру вакыты 2020, 2030, 2050 елларга бүленгән. Татар авылларында инфраструктураны үстерү, яшьләргә ярдәм итү, юллар салу,  бакчалар,  башлангыч мәктәп, кибетләр, эш урыннары булдыру да күздә тотыла. Шәһәрләрдәге, читтә яшәү­че төбәкләрдә татарлар белән эшләү дә карала. Тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, мәдәният, гаи­лә, рух, иман, бәйрәмнәр, шигъ­рият, журналистика,  тәр­җемә, татарча мультфильмнар булдыру да читтә калмаячак. Татар эшмә­кәрләре белән эшләүгә дә игътибар биреләчәк. Әйтик, Сургутта яшәүче ике бертуган милләттә­ше­без Чирмешән районындагы туган авылларына гел ярдәм кулы сузып тора.

Авылда туган һәр балага 150 мең сум акча бирәләр, авылларын үстерүгә өлешен кер­тәләр. Андыйлар күп.  Менә шуларны да күрсәтәсе иде. Авыллар клубларында мәдәният тормышын да  гөрләтеп җибәрәсе бар әле. Кыскасы, олысына да, кечесе­нә дә, барлык өлкәләргә дә кагыла торган документ эшләмәк­челәр.

Кем мин, татар булмагач? Страте­гиянең исеме әлегә шундыйрак. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президен­ты, Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина әйтүенчә, татар үзаңын үстерү бурычы куелган. “Татар милли үзаңы – киң төшен­чә. Ул телне, тарихны, мәдәниятне белүне генә үз эченә алмый. Моңа татарча тәрбия, белем бирү, мәдәният, мәгълүмат бирү системасы, татарча яшәү рәвеше, туганлык, нәсел мөнәсәбәте, сәүдә, эш, һөнәрчелек традицияләрен, тормышка карашны белдерү дә керә. Без алга ничек барачакбыз? Әнә шуңа төпле җавап табарга кирәк”, – ди галимә.

31 процентка ни булган?

Тиешләр һәм кирәкләр турында көн саен ишетеп торабыз, анысы.  Әмма бүгенге шартларда телне ничек саклап калырга соң? Татарча белмәгәннәрне туган те­ле­нә ничек өйрәтергә?  Татар булып та, балаларын татарчага өйрәт­мәүчеләр бар бит.

– Элек шәһәрдә яшәүче татарча белмәгәннәр балалар, оныкларын, каникулда тел өйрә­нергә дип, авылга җибәрә иде. Хәзер, ки­ресенчә, алар, авылга кайтып, әби­ләрен урысча сөйләшергә өй­рәтеп китә. Элеккеге система бүген эшләми, – ди Васил әфәнде. – Гаиләдә татарча аралашу булмаса, бакчага биреп кенә баладан татар ясап булмый. Гаилә күпме генә тырышса да, бакча, мәктәптә өйрәт­мәсәләр, ерак китеп булмый. Уртак тырышлык кирәк.

Татар балалары бакчалары, гимназия, лицейлар санын арттыру күздә тотыла. “Әгәр әти-әнинең теләге булса, арттырып була. Катнаш гаиләләрдә, татар  телен сайларгамы-юкмы, дип аптырап утыралар.  Ике татар шәһәргә килеп, урысча сөйләшә башлый. Проблемалар шуннан башлана. 69 процент татар гаиләсе балаларын мәктәптә татарча укытырга дип  гариза язды, ә  31 проценты язмады, – диде Шәйхразиев туган телне укыту вәзгыятен искә алып. – Татар бакчасында татарча мохит булса, ул татар бакчасы дип санала. Әгәр инде  бөтенесендә татарча түгел икән, үзебезне алдамыйк”.

Җыелышта милли кадрларны максатчан әзерләү турында да сүз булды.  Вузларда, һөнәри уку йортларында татар төркемнәре, татар университеты ачу турында сөй­ләштеләр. “Милли мәгариф юнәле­шендә бүген 75 студент белем ала. Әмма аккредитация булмыйча, авыз тутырып, уку йорты ачтык дип әйтә алмыйбыз”, – диде вице-премьер милли вуз мәсьәләсендә.

Милләттәшләребезгә туган тел­нең мөһимлеген аңлатасы бар әле. “Ноябрь аенда узган җыенда бер милләттәшебез татарча сәлам­ләде дә, башкалар аңламас дип, урысчага күчәм, ди. Шулвакыт Президент, татарча сөйлә, аңлыйлар, ди. Ык-мык килде, әмма татарча сөйли алмады. Кеше берничә чит тел белгән саен зыялырак булачак”, – диде  Милли Шура рәисе.

– Стратегик документ кабул итү өмет уята. Без җаваплы чорда яшибез. Иң авыр вакытта татар мохитен саклап калу турында уйланабыз. Татар халкының үсеш юлларын билгеләгән документны яза башлау татарның милләт булып өлгер­гәнлеген белдерә, – диде эшче төркем әгъзасы, галим Искәндәр Гыйләҗев. – Татар тарихында төрле вакытлар булган. Әмма татар беркайчан да үзенең кем булуын онытмаган. Нинди генә шартларда яшәсә дә, үзен саклау, авыр вәзгыятьтән чыгу юлларын эзләгән. Халкыбызның тарихи тәҗрибәсен истә тотарга, аннан гыйбрәт алырга кирәк”.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*