tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кем мин – татар булмагач?! Яки ни өчен стратегияне мендәр астына куеп йокламаска?
Кем мин – татар булмагач?! Яки ни өчен стратегияне мендәр астына куеп йокламаска?

Кем мин – татар булмагач?! Яки ни өчен стратегияне мендәр астына куеп йокламаска?

Президентыбыз үзенең еллык Юлламасында Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итәргә кирәк дигән фикер белән чыккан иде.

Бу бурычны ул Бөтендөнья татар конгрессы алдына куйды. Милләтебез өчен мөһим булган әлеге документны төзү аерым рәвештә Дәүләт Советына яки башка дәүләт органнарына тапшырылмады, аны без – татар халкы – барыбыз бергә җыелып эшләргә тиешбез. Мондый җитди эштән беребез дә читтә калмасак, татар халкы язмышына битараф булмасак иде. Стратегияне төзү эшендә үзен татар дип атаган һәркем катнашырга тиеш. Нурлат районында татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итү чарасында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев шулай дип белдерде.

Стратегия һәр татар кешесе өчен языла

– Стратегия әлегә әзер түгел, шуңа да аны аерым проект итеп тәкъдим итмибез. Без сезне стратегиянең эскизы белән таныштырырга җыйдык. Соңыннан сез дә аңа карата үзегезнең фикерләрегезне, идея-тәкъдимнәрегезне җиткерерсез. Язучылар белән дә, галимнәр, сәнгать кешеләре белән дә очрашулар үткәрәбез. Һәркемне тыңларга әзербез. Шул рәвешле аны тулыландырып торачакбыз. Соңыннан исә проект буларак кабул итәчәкбез, – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

Аның әйтүенчә, стратегия киләчәкне истә тотып һәм һәрбер татар кешесе өчен языла. Эскиз 2020 елга кадәр бердәм социомәдәни тирәлек булдыру, 2030 елга кадәр татар тормышын заманча кору һәм 2050 елга кадәр татар милләтенең тотрыклы үсешенә ирешү принципларына нигезләнеп төзелгән һәм алар аерым пунктлар белән баетылган.
Татар халкының үсеш стратегиясе «Кем мин – татар булмагач» шигаре белән тәкъдим ителә.

– Бу сүзләр һәркемне уйландырырга тиеш. Стратегияне балаларыбыз, оныкларыбыз өчен языйк. Алар безнең буыннар чылбырын дәвам итүче, милләтебезне яшәтүче кешеләр. Киләчәк буын өчен нәрсә эшләдем һәм нәрсә эшли алам? Минем кыйблам кайда? Үзебезгә шундый сораулар бирик әле. Халкыбызның киләчәген хәл итүдә, ышанам, беркем дә читтә калмас. Очрашуларыбызның максаты да шунда. Сез дә уйланыгыз, фикерләгез, тәкъдимнәр белән чыгыгыз. Стратегия эскизын һәркем үз йөрәге аша үткәрсен иде. Ул безне берләштерергә тиеш. Без исә бик зур көч. Россиядә – 5 миллионнан артык, бөтен дөнья буенча 10 миллион татар яши, – диде Милли шура рәисе.
Васил Шәйхразыев стратегияне төзүгә бернинди дә финанс бүлеп бирелмәвен һәм аны үз теләкләре белән намуслары кушканга эшләүләрен әйтеп үтүне кирәк дип санады. Арчада узган беренче зона утырышыннан соң акча түләсәләр, мин дә эшлим дигән сүзләр килеп ирешкән. Күпме акча бирделәр икән дип тә кызыксынучылар булмаган түгел.

– Моның өчен бернинди дә гонорар да, хезмәт хакы да куелмаган. Стратегияне милләт өчен үзен татар дип белгән кешеләр яза. Акча дигән сүз безнең телдә бөтенләй юк. Кемнәрдер эт урынына сүгә, кемдер мактый, барысына да колак салабыз, – диде Васил Шәйхразыев.

Стратегияне гамәлгә ашыру юллары

Стратегия эскизына килгәндә, аның таяну нокталары рухи һәм иҗтимагый нигезгә корылган. Рухи нигез итеп татарларның бөек тарихын, бүгенге ышанычлы үсеш юлы, мәдәни үзенчәлекләрен саклаган бердәм татар халкы, аның рухи һәм иҗтимагый-мәдәни мәркәзе булган Казан алынган. Иҗтимагый нигез үз эченә Бөтендөнья татар конгрессын, Татарстандагы милли мәсьәләләрне чишәрлек дәүләти структуралар, татарлар яши торган төбәкләрдәге тормышны өйрәнүне ала.

Татар үзаңын үстерү юнәлешләре итеп татар тормышын оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит алынган. Татар тормышын оештыруда юл карталары да булдырылган.

– Татар авылларында заманча инфраструктураларны үстерү, яшьләргә ярдәм итүне оештырырга кирәк. Авыллар безнең зур байлыгыбыз, аларны саклап калу, башлангыч мәктәпләр, клублар төзү, юллар, интернет та кирәк. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә, социаль бизнеска булышу бурычы да тора. Элек үзара ярдәмләшеп торуның үрнәге – мәхәллә системасын торгызу теләге дә бар, – диде Васил Шәйхразыев.

Мәгарифкә килгәндә, милли кадрларны әзерләү, татар балалар бакчалары, мәктәпләр санын арттыру, татар телендә иң югары дәрәҗәдә урта белем бирә торган үрнәк уку йортын булдыру, һөнәри мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында татар төркемнәрен ачу, татар университетын оештыру бурычлары тора. Мәгълүмати мохит дигән пунктта татар журналистларын әзерләү, балаларга татарча мультипликацион фильмнар әзерләү, татар теленә тәрҗемә системасын булдыру, татар радио-телевидениесенең тәүлек буе эшләвенә ирешү кебек юллар бар.

Чит төбәкләрдә мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару нияте дә бар. Татарлар яшәгән төбәкләрдә авыллар тарихына кагылышлы музей мәйданчыклары булдыру, тарихи урыннарны саклау тәкъдимнәре дә кертелгән.

– Телне саклау турында сөйләгәндә, башта моны үзебездә ныклап эшләргә кирәк. Үз өеңдә тәртип булмагач, читтәгеләрне өйрәтергә хокукың да юк. Чит өлкәләрдә яшәүчеләр белән очрашканда авыз тутырып, телне саклагыз, дип өйрәтеп утырып булмый. Алар миңа: «Нишләп үзегез сакламыйсыз, сездә дә бит проблемалар бар», – диләр. Алар хаклы да. Үз туган телеңдә сөйләшү өчен хәзер бөтен шартлар да бар. Трамвайда да сиңа бармак төртеп күрсәтмиләр. Элек авылга каникулга кайткан балалар шәһәргә киткәндә, татарча сөйләшергә өйрәнеп китәләр иде. Хәзер исә алар үзләре әби-бабайларын русчага өйрәтә. Телне дә, гореф-гадәтләрне дә, йола, җыр-биюләрне дә сакларга һәм үстерергә кирәк. Сабантуйга киленнең сөлге чигүе кебек матур гадәт тә югалды. Клубларда сигезле бию дигән нәрсәне хәзергеләр бөтенләй белмиләр, – дип, Васил Шәйхразыев алда торган бик күп бурычлар турында сөйләде.

Стратегияне гамәлгә ашыру өчен тырышырга кирәк була.

– Имтиханга бер студент төне буе укып, шпаргалкалар язып әзерләнгән. Икенчесе китабын, йоклаганда башка керер әле дип, мендәр астына салып йоклаган. Без, аның кебек, стратегия документын мендәр астына салып йокларга ята алмыйбыз. Көн дә тырышып эшләргә тиеш булабыз. Үзебез өчен үзебез эшлик! – дип тәмамлады ул сүзен.

Милләтне танытырлык шәхесләр кирәк

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең чыгышын халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировны искә алудан башлады.

– Илһам Шакиров безнең арадан китсә дә, татар моңы халкыбыз күңеленнән китмәскә тиеш. Илһам абый татар халкын берләштереп торучы бер зур шәхес иде. 70-80нче елларда бөтен Советлар Союзына таралып яшәгән татарлар бер-берләре белән бүгенге көндәге кебек аралашып яшәмәде. Ул вакытта Татарстанның барыбызны да берләштереп торырга мөмкинлеге булмады, Бөтендөнья татар конгрессы да юк иде. Ә Илһам абый радио, пластинкалар, концертлары аша берләштереп торды. Ул безнең рухи лидерыбыз булган. Илһамнан соң татар тормышы нинди булыр, ул моңны ничек саклап калырбыз. Безгә шуның турында уйларга кирәк. Уйланырлык көн килеп җитте, татар халкының язмышын хәл итә торган стратегия эшләргә тиешбез. Бу – Президентыбызның күрсәтмәсе, аны бөтен көчебезне салып, намус белән берләшеп эшләп чыгыйк. Сүземне юкка гына Илһам Шакировтан башламадым. Аны озатканда Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең әйткән сүзләре аның турында гына түгел, гомумән, татар шәхесләре хакында иде. Халыкның язмышы шәхесләргә кайтып кала. Тарихыбызны искә алыйк: көчле татар ханнары, полководецлар, шагыйрьләр, язучылар, галимнәр булган. Белемле, тәрбияле, шундый милләтпәрвәр шәхесләр кирәк. Алар юктан гына барлыкка килми, милләт аларны үзе тәрбияли. Минтимер Шәймиев тә 90нчы елларга кадәр гап-гади түрә иде, ләкин язмыш, вазгыять аны күз алдыбызда үстерде һәм бөтен дөньяга танылган шәхес итте. Татарстанны бөтен дөньяга күрсәткән шәхес булды ул. Аның тирәсендә дә шундый шәхесләр булды, – дип сөйләде ул.

Роберт Миңнуллин киләчәк буынны каһарман шагыйребез Муса Җәлил рухында тәрбияләргә кирәк дигән фикердә тора.

– Шундый шәхесләр безнең стратегиядә һичшиксез урын алырга тиеш. Без шулар рухында тәрбияләнергә тиешбез, чөнки тарихта бөтенесен дә шәхесләр хәл итә, – дип тәмамлады ул сүзен.

Дөрес юлны билгеләргә вакыт җитте

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин сүзләренчә, стратегияне язу – заман таләбе.

– Президентыбызның еллык Юлламасында шушы бурычны кую һәм конгресс алдына йөкләмә итеп бирүе – бүгенге вазгыятьтән чыгып эш итүе. Президент, бүгенге хәлне тирәннән аңлап, алга таба бару юлларын эзли. Без барыбыз да әлеге юлны салуда катнашырга тиешбез. Дөньядагы бүгенге зур тизлек белән бара торган үзгәрешләр вакытында үз юлыбызны табарга тиешбез. Дөнья тиз үзгәрә, 30 ел эчендә генә дә шактый үзгәрешләр булды. Советлар Союзы таркалгач, элекке республикалар төрле юнәлешләрдә үсеш алды һәм Татарстаныбыз үзен, татарларны таныта алды. Алга таба үсәргә, милләтебезне саклап калырга стратегия кирәк. Ул безгә тагын да зуррак мөмкинлекләр бирәчәк. Аны эшләүдә читтә яшәүче татарларны да җәлеп итәргә тиешбез. Бер булып, берләшеп эшлик, – диде ул.

Сүз уңаеннан: мондый утырышлар республиканың биш районында уза. Беренче утырыш узган атнада Арчада булды. Калганнары Буа, Бөгелмә һәм Чаллыда үтәр дип көтелә. Соңыннан халыктан килгән һәм кирәкле дип табылган идея-тәкъдимнәрне өстәячәкләр. Районнардан соң утырышлар илнең җиде федераль округында татар активистлары катнашында оештырыла. Стратегия буенча барлык материаллар конгресс сайтының махсус бүлегендә тупланып бара. Апрель башында бу этап төгәлләнә. Апрель-май айларында Казанда фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр була. Татар эшмәкәрләре һәм татар имамнары форумнарында да каралачак. 15 июньдә узачак Изге Болгар җыенында халыкка газетага бастырылган проектны таратачаклар. 1 августка проект кабул ителергә әзер булырга тиеш.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*