tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшебез хат юллаган
Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшебез хат юллаган

Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшебез хат юллаган

Эчкен татарлары

-Кемнәр сез? Кайдан? –
дип сорыйлар бездән.
Без Себер татарлары,
Монда ата-бабабыз тамырлары.
Ике башлы козгын талагын,
Идел буе татар иленнән
Куылган казанлылар
Безгә килеп кушылган.
Явыз дошманнан
Халкыбызны саклар өчен
Алар күмәк көч белән
Көрәшләрдә түккән
Күп кан һәм көчен.
Җанын бирсә биргән,
Баш имәгән.
Күкрәк киреп
Үз телендә сөйләшкән.
Күркәм күреп
Ислам динен тоткан.
Шуңа да аларны баш иеп,
Зурлап хөрмәт иткәннәр.
Шуңа да “Эчкен татарлары” диеп
Тарихларга керткәннәр.

Минем тулы исемем Галимов Тимургали Әхмәт улы, туганмын 1948 елның 21 февралендә Курган өлкәсе Шадрин районының Эчкен русча Ичкино, ә хәзер Юлдус авылында. 40 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләдем – 24 ел рус теле һәм әдәбиятын, татар теле белән татар әдәбиятын укыттым. Хәзерге көндә пенсионер.

“Татар халкы үсеше стратегиясендә” татар халкы, аның дәүләтчелеге, мәдәнияте, сәнгате,  теле, тарихы, дине турында сүз барырга тиеш.

Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак татар телебезнең мәктәпләрдәге хәле турында һәм үзебезнең татар телен укытуга карата булган тәкъдимнәремне әйтәсем килә.

“Милли телләрне укыту” балалар һәм ата-аналарның үз теләге белән” дигән закон проектын тәкъдим ителгәнчегә кадәр, ул күптән инде илебездә өлкә һәм район дәрәҗәсендә, кызганычка каршы, уңышлы эшли иде.  Күп кенә мәктәп җитәкчеләре бу проектны кабул итте һәм аңа таянып эшли башлады. Ата-аналар җыелышларында: “Балаларыгыз татар телен укып, нинди уку йортына керә алыр, ул “лишняя нагрузка” гына. Кайда басаң да рус теле кирәк, рус телен белсеннәр,  тормышларында җиңел булыр. Ә татар телен сөйләшү дәрәҗәсендә белсә, шуннан артыгы кирәкми…” Күрәбез, бу бәндәләр татар халкы зыялылары түгел. Алар сатлыкҗаннар. Бу сатлыкҗаннар татар халкын- үз халкын юк итү юлында иң алгы рәтләрдә баралар.

Шуның өчен халкыбызны, телебезне саклап калыр өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Минемчә:

  1. Мәктәпләрдә татар телен башка предметлар ( рус теле, математика һәм башкалар) рәтендә мәҗбүри укыту турында өлкә, район, мәктәп җитәкчеләре белән эш алып бару.
  2. Татар теле атнага 3 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш, ә татар әдәбияты 2 сәгать.
  3. Мәктәпне яңа укыту методикасы китаплары, дәреслекләр һәм башка кирәк әсбаплары белән тәэмин итү.
  4. Мәктәпләрне яхшы әзерлектә булган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин итү. Авыл мәктәпләрендә дәресләр аз, шуңа күрә педагогия институты булачак укытучыга ике профессия бирсен. Авылга татар теле һәм инглиз теле ( я немец теле) укытучысы булып килсен. Авылга килгән яшь укытучыга тору-яшәү урыны кирәк, аны да алдан кайгырту кирәк.
  5. Әгәр , алда әйткәнчә, андый педагогия институты булмаса, аны тиз арада ачарга кирәк.
  6. Тәрбия эшен мәктәпләрдә татар телебездә алып барырга. Балаларны татар итеп тәрбияләүдә гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, дөньяви һәм дини бәйрәмнәребезне кулланырга кирәк.
  7. Рус тарихында бер тарихи вакыйга да татарлар катнашмыйча булмый. Тарих дәресләрендә бу турыда сөйләргә кирәк. Әгәр дә “Татар халкы тарихы”на дәрес бирелмәсә, факультатив формасында булса да укытырга була.
  8. Мәктәптә авыл ( яки шәһәр) тарихын өйрәнү түгәрәген оештыру.
  9. Ата-аналар белән татар халкы милләтен саклап калуда аларның роле бик зур икәне турында аңлатма эшен алып бару.

Соңгы сүзләремдә әйтәсем килә. Татар халкының үсеш стратегиясендә татарның дәүләтчелеген саклап калу, аны торгызу һәм ныгыту мәсьәләсе беренче урында торырга тиеш. Дәүләтебез булмаса, бу стратегияны тормышка ашырып булмаячак. Татарстан Республикасы бар яктан нык, көчле дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиеш, ул безнең таянычыбыз, ышанычыбыз.

Казанның үзәгендә һәм Республикада бар мәктәпләрдә дә мәҗбүри рәвештә татар теле һәм әдәбияты укытылырга тиеш. Шундый кыю эшләр эшләнмәсә, бернәрсә дә барып чыкмас. Татарстан Республикабыз – син безнең ышанычыбыз һәм таянычыбыз!

Хөрмәтле милләттәшемә

Бел син урыс телен,
Булса да ятлар теле.
Нигә сиңа ул кирәк?
Ул бит сиңа, кардәшем,
Урыс белән аралашып
Яшәр өчен кирәк.
Сакла син туган телеңне
Саклагандай үз җаныңны!
Булсын үз анаң теле
Бар телдән дә кадерлерәк!
Ул бит синең, кардәшем,
Милли татар рухың,
Халкың һәм илең
Яшәсен өчен кирәк!

Тимер Галим Эчкен
Курган өлкәсе Шадрин районының  Юлдус авылы

Один комментарий

  1. Витәле

    Афәрин якташ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*