tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли эшләрдә профессиональлек кирәк
Милли эшләрдә профессиональлек кирәк

Милли эшләрдә профессиональлек кирәк

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Бөтендөнья татар конгрессында 1992 елдан 10 ел дәвамында Башкарма комитет рәиснең беренче урынбасары булган. 2002-2007 елларда Россия татарларының  федераль милли-мәдәни мохтарияте Советын җитәкләгән. Тәҗрибәле журналист һәм җәмәгаь эшлеклесенең тәкъдимнәре татар халкының стратегиясен гамәлгә куйганда  да әһәмиятле.

1. Күзгә төтен җибәрә торган чак түгел

Глобализация тәэсирендә инкыйраз көчәйгәндә милли эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге шактый түбән. Татар милләтен оештыру эшләрендә формализм, имитация, күз буяу, сүз уйнату туктатылырга тиеш. Заманында КПСС, комсомол да исәп-хисап  фанфарлары чыңына исереп, хәлиткеч сынаулар килгәч,  таралды. Теге гаепле, бу җаваплы дип тарткалашуның да  мәгънәсе юк. Эшләгән кеше эшли, берәү булдыра алмаса, башкалар эшләр. Һәркемгә  үз өлешен кертергә мөмкинлек бирелеп, бу өлешнең гомуми казанга керүе халыкка күрсәтелсен иде.

Беренче тәкъдиммилләтне саклау,  үстерү буенча эшчәнлеккә һәрвакыт төгәл, объектив бәя бирү. Меңнәрчә кешелек җыеннарда гомуми мактану-зарланулар белән агымдагы мәшәкатьләрне, конкрет эшне алыштыру  милли җәмәгатьчелекне битараф калдыра,  милләтнең  җимерелүенә китерә. Бөтен дөньяда этник мәдәниятләр һәм рухи байлыклар юкка чыгу куркынычы килеп баскан хәзерге чорда татарлар  яшәешендә килеп туган хәлне төгәл белеп, аек хәрәкәт итәргә кирәк. 

2. Бүгенге мөмкинлекләр

Патша Россиясендә һәм Советлар Берлегендә хәзерге мөмкинлекләрне күз алдына китереп тә булмый иде. Бүген Татарстанда фәннәр академиясе, Тарих, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтлары, Гуманитар университет, гимназияләр, мәдрәсәләр, Ислам университеты эшләп тора. Татар тарихын, рухи байлыкларын яктыртучы китаплар басылды, гәзит-журналлар чыга, ҒM-радиолар, иярченле татар телевидениесе – гадәти күренеш булып китте. Аудио-видео язмалар музыкаль, драматик, әдәби вакыйгаларны теләсә кайсы төбәктә-илдә яшәүчеләрнең йортына китерде. Һәр кешедә диярлек телефон бар.  Фатир алучылар, өй салучылар арасында тырыш татар гаиләләре күп.  Авылларда асфальт юлы салына. Күпләр машина ала, чит илләргә барып ял итә. Очкычларда, поездларда, Казан астына салынган метрода татар телендә игъланнар ясала, метро станцияләре милли әкият темаларына ясалган гүзәл сүрәтләр белән бизәлгән.

Бүгенге техник мөмкинлекләр һәр татарнын адресын, аның тормыш юлын һәм иҗатын, барлык эшчәнлеген компьютерга салырга һәм милләткә хәбәр итәргә форсат бирә. Ни кызганыч, татар дөньясының мәгълүмат базасы, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрнең рухи, мәдәни һәм матди хәле төгәл белешмә  һаман юк. Булган кадәре искергән.

Тәкъдим: милли оешмаларның, татар мәдәнияте, мәгариф системасын, мәгълүмат чаралары эшчәнлеген бүгенге  шартларга яраклаштыру өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Аерым концертта, утырышта билгеле даирә вәкилләренең юанып утыруы белән чикләнмичә, татар халкының яшәү рәверешенә тәэсир итәрлек ысуллар табарга. Миллионлаган милләттәшләр үзләренең милли рухын сакларга сәләтле. 

3. Инсафлылык авылдан качты, шәһәргә кермәде

Чираттагы тәкъдим яшьләр турында. Яшьләр шәһәргә суырыла. Авылларда да татарча сөйләшү кимеп бара. Авыл егет-кызлары шәһәргә килеп, тулай торакта озак еллар яшәүче маргинал катламга әверелә. Аларның зур күпчелегендә ни авыл инсафлылыгы юк, ни шәһәр мәдәнияте кермәгән. Ата-аналар хәзер балаларын татар мәктәбенә азрак китерә. Милли үзаң таркалып бара. Туган  телнең чит төбәкләрдәге хәле тагын аянычрак..

Казанда “Үзебез” хәрәкәте татарча сөйләшү, шәһәр яшләре мәдәниятен булдыру максатында кызыклы проектлар тәкъдим итеп, заманча чаралар үткәрде. Тик  ике-өч акция белән милли эшчәнлекнең системасызлыгын каплап  булмый. “Шәрыкъ” клубында атнага ике тапкыр узучы  кичәләр дә җитми. Һәр авылда, һәр мәхәлләдә мондый клублар булырга тиеш.

Ә яшьләр «татар дискотекасы» дип, иртәнгә кадәр стриптиз, ми селкеткеч гөрелдәү авазлары астында  азгынлык сабаклары ала. Яшьләргә әхлакый нормаларны һәм кыйммәтләрне аңлатучылар күренми. Күпсанлы китапханәләр, мәдәният йортлары, музейлар, спортзаллар,  уку йортлары милли әхлак һәм кешелек сыйфатлары тәрбияли ала. Мәчетләрнең тәрбияви вазыйфасы һәм мөмкинлекләре дә эшкә җигелми әле. Яшьләрне гыйбәдәтханәләргә, милли тәрбия чараларына  китерүнең төп максаты – иманлы, тәртипле, сәләмәт яшәү рәвешен аңга сеңдерү.

Өченче тәкъдим: Шәһәрдәге милли яшьләр мәдәниятын булдыру, яңа эш ысулларын барлык татар мөхитенә таратырга. Барлык татар яшьләрендә тарихи, дини һәм милли үзаң тәрбияләү өстенлекле максат булырга тиеш.   

4. «Казан мәллә, туган телне оныту башкаласы?»

Милли мәдәният, мәгариф, фән мөмкинлекләре тупланган Казанда татарлар, бигрәк тә яшьләр, үз ирекләре белән милләттән, телдән, тарихтан ваз кичә. Ата-аналар балаларын милли мәктәпкә, сыйныфка китерергә ашыкмыйлар, дөньядагы бердән-бер татар курчак театры  («Әкият»театры) залына татар балалары китерелмәү сәбәпле, бу театрда татарча курчак тамашалары бер тапкыр гына куела. Конгрессның Татарстан башкаласындагы структуралары биредәге татарларны эшкә җәлеп иткәне күренми, зур корылтайларда Казан, Татарстан вәкилләре аз катнаштырыла.

Тәкъдим: Казандагы милли тормыш,  урамнарның, йортларның бизәлеше, туган телне иҗтимагый һәм рәсми гамәлләрдә, гаиләләрдә куллану бөтен татар дөньясы өчен үрнәк булуны тәэмин итәргә, милли үзенчәлекләрне мәдәнияттә, архитектурада саклау буенча  гомумшәһәр программасын булдырырга кирәк. Казан шурасы, Татарстан татарларының республика оешмасы аерым идарәләр һәм аерым рәисләр җитәкчелегендә ярты миллион Казан татарларын, 2 миллион Татарстан татарын милли яшәешкә җәлеп итәргә  тиеш.

5. Милли яшәеш үлчәмнәре

Татар халкын үстерү стратегиясе, хәлиткеч ысуллары һаман табылмады. Ассимиляциянең һәр төбәктәге дәрәҗәсен, милли-мәдәни үсешнең потенциаль мөмкинлекләрен чагылыручы тикшерүләр алып барылмый.Милли үсешнең конкрет  күрсәткечләрен, индикаторларын расплап, гамәлгә кертергә вакыт җитте.

Үлчәмнең иң мөһимнәре – индикаторлары:

  • туган телдә сөйләшүчеләр, телне өйрәнүчеләр саны, татар мәктәпләренең, сыйныфларының саны, укытучыларның белем дәрәҗәсе, матди хәле;
  • милли рухлы балалар үстерүче татар гаиләләренең саны, тормыш шартлары;
  • татар тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүчеләр һәм өйрәнүчеләр;
  • кибетләрдә татар халкы турында яки татарча китапларның күпме сатылуы, китапханәләрдәге китап фондлары, аларның сыйфаты, даими алучылар саны;
  • газета-журналларны алдыручылар, китап сатып алучылар саны, сыйфат структурасы;
  • радио-телевидение каналларында татарча тапшыруларны тыңлаучы-караучылар саны, милләтттәшләрнең милли  телерадиоканалларга өстенлек бирүе, татар радио-ТВ каналларының (ТНВ-ТЯГ каналының) татарлар укмашып яшәгән төбәкләрдәге рейтингы;
  • татар интернет сәхифәләрен даими кулланучылар, электрон хатларны татар телендә язучылар саны (хәзергә мондыйлар бик аз);
  • милли спектакльләргә, музыкаль кичәләргә йөрү, милли кичэләр, концертлар, спектакльләр үтә торган заллардагы урыннар саны,  аларның тулу коэффициенты;
  • театрларның, репертуары, концерт программаларының этномәдәни эчтәлеге;
  • үзешчән сәнгатьтә катнашучылар саны, милли тауарлар сатучы кибетләр, милли ашлар әзерләүче ашханәләр ачу яки, гомумән, милли эшкуарлыкта катнашу.

Һәр район, шәһәр, авылда милли кафе, кибет, мәдәният үзәге, клуб булдыру җәмәгатьчелек һәм муниципаль берәмлекләр хөкемендә. Җирле үзидарәнең һәркайсы кечкенә милли  дәүләт вазифасын үти ала.

Авылда, районда – муниципаль  берәмлектә  яшәүче татарлар җитәкчеләрен сайлый, бюджетны туплый һәм кирәгенчә милли ихтыяҗларга сарыф итә ала.

Тәкъдим: милли оешмаларының,   үзәкләрнең эшчәнлеген, төбәкләрдәге татарларның милли үзаңын, мәгариф, мәдәниятнең торышын, гореф-гадәтләрнең үтәлүен фәнни нигезләнгән үлчәмнәр буенча бәяләргә, эшне планлаштыру өчен объектив индикаторлар, критерийлар булдырырга, төбәкләрдәге милли вәзгыятьне күзәтү өчен мониторинг һәм социологик тикшерүләр алып барырга. 

6. Мәгълүмат чараларының чирләре

Социаль-милли әһәмиятле басмалар, яшьләр, балалар матбугаты дәүләт карамагында калырга тиеш. Милли басмалар, теле-радиоканалар көндәшлеккә сәләтле түгел, аларның кайберәүләре үз  миссиясен аңламый. Татар тарихында, бүгенге тормышында милләттәшләрдә горурлык, милли үзаң, өмет уятырлык вакыйгалар, шәхесләр, кызыклы заманча проектлар бик күп. Алар турындагы мәгълүмат халыкка, яшь буынга  барып җитми.

Тәкъдим: милли үзаң формалаштыру һәм Татарстанның, татар халкының мәнфәгатьләрен чагылдыру барлык милли мәгълүмат чараларының өстенлекле бурычы булырга тиеш. Шул максат белән төрле милек формасындагы мәгълүмат чаралары арасында татар халкының тормышын һәм проблемаларын яктырту буенча бәйгеләр оештырырга. Классик спектакльләр, музыкаль һәм әдәби әсәрләрнең аудио-визуаль язмаларын кирәкле куләмдә тарату өчен дәүләт ярдәмен сорарга. Этномәдәни товарларның, татар басмаларының, тәрбияви әһәмияте булган концерт, спектакль, аудио-видео язмаларның кулланучыга җиткерү кыенлыгын исәпкә алып, социаль һәм рухи-тәрбияви әһәмиятле продукцияне бушлай яки ташламалы бәягә рекламалау өчен чаралар  күрергә. Этномәдәни темаларны яктыртучы журналистларны махсус курсларда укытырга, күп милләтле төбәкләрдәге идарә структуралары, мәглүмат үзәкләре өчен кадрлар әзерләгә.

7. Эш бүлешү

Милли эшләрне алып баручы иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт структуралары бер-берсен кабатламасын яки мәнфәгатьләр каршылыгы чыкмасын өчен, алар арасында вәкәләтләр бүленергә тиеш. Мәгариф, мәдәният, мәгълумат буенча дәүләт структуралары үз бурычларын үтиләр. Төбәк һәм гомумтатар оешмаларының бурычы -халыкны оештыру, мәктәпкә, мәдәнияткә җәлеп итәләр. Берсе икенчесенең вәкәләтләрен алыштырса, берәүләр эшләп, икенчеләр хисап бирү белән шөгыльләнсә, эшчәнлекнен нәтиҗәлелеге кими.

Җиденче тәкъдим: милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче барлык дәүләт, иҗтимагый оешмалар, мәдәният һәм мәгариф системалары, дини структуралар арасында вәкаләтләр һәм вазыйфалар бүлешү турында документ кабул ителергә, шартнамәләр, үзара килешүләр төзелергә тиеш. 

8. Милли эшләрне профессиональ дәрәҗәдә оештыру

Милли хәрәкәттә һәвәскәрлек чоры үтте. Халык дипломатиясе әһелләренә, БТК башкарма комитеты, РТМММ (Россия татарлары милли-мәдәни мохтариаты) Советы хәмәткәрләренә  хокукчы, педагог, сәясәт, этнология, мәдәният, журналистика белгече, икътисадчы һәм социолог һөнәрләрен үзләштереп кенә калмыйча, милләтне оештыручы – этноменеджер булырга туры килә.

Бөтендөнья татар конгрессында торучы оешмаларның тулы исемлеген, һәркайсының яшәү, эшләү шартларын, башкарган гамәлләрен ачык итеп күрсәтергә, Интернетка куярга кирәк.

Сигезенче тәкъдим: милләтне туплау буенча эшчәнлекне тәртипкә салу өчен барлык эшне «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара  иҗтимагый оешмалар берлегенең Уставы, федераль һәм республика кануннары  нигезендә оештырырга.

9. Киләчәк – Пәрәвездә

Меңнәрчә компьютерлар бушлай таратылып, мәктәпләр Интернет челтәренә ялганса да, веб-сәхифәләрдә, форумнарда татар эзе бик кечкенә. Татарча электрон хатлар язучылар, татар халкы турындагы сайтларга керүчеләр, милли мәсьәлә тикшерелгән форумнарда катнашучылар саны берничә йөздән артмый! Виртуаль уку йортларына керүчеләр бик аз. Ә бит милләт һәм тел  язмышы шул телнең заманча мәглумат технологиясенә керүенә  турыдан-туры бәйле. Киләчәк –- шул пәрәвез ятмәсендә.  

Тугызынчы тәкъдим: Интернетта татар телендә эшләүче, татар мәсьәләләрен чагылдыручы сайтларга ярдәм итү, веб-программачыларны кызыксындыру. Бөтен халыкны, милли яшьләрне татар интернетына җәлеп итү, заманча мәглүмат технологияләрен үзләштерүнең индикаторларын билгеләп, бу өлкәдәге хәлне объектив бәяләү, глобаль челтәрнең татар өлешен киңәйтү өчен  яңа стимуллар табу.  

10. Татар бюджеты

Татар халкының милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү күпмегә төшә? Аның бюджеты була аламы? Төбәкнең? Авылның? Мәхәлләнең? Барлык потенциаль чыгымнарны, шул исәптән муниципаль берәмлек, өлкә-шәһәр бюджетыннан, Татарстаннан, татар конгрессы башкарма комитетыннан, аерым спонсорлардан милли  проектларга салына торган акчаларны ачык итеп җәмәгатьчелеккә күрсәтү.

Унынчы тәкъдим: милли оешмаларның бюджетын ел саен җәмәгатьчелек катнашлыгында төзергә, аерым район, шәһәр, өлкә татарларының милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча бюджет документларын булдырырга. Төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге татар үсеше программасының аерым өлешләрен әзерләргә. Милли чараларны үткәрү өчен кирәкле чыгымнарны һәм керемнәрне исәпләү белән беррәттән фидакарь милләттәшләрнең бушлай хезмәт күрсәтүләрен, матди ярдәмнәрен бюджетны керем өлешен дә исәпкә алырга. 

11. Шоу-бизнес һәм милли шигьрият

Милли хәрәкәт сүнә барганда, филармония хәрәкәте колач җәя. Салават, Габделфәт, Хәния кебек артистларның җыр театрларыннан башка дистәләрчә шоу-бизнес әһелләре – хәтта бөтенләй башка тармак вәкилләре – дәүләттән, спонсорлардан акча җыеп, фестивальлар, гастрольләр оештыра.  Җырчыларның һәм алар башкарган әсәрләр саны еш кына оптималь ихтыяҗны узып киткән чаклар да була. Кайвакытта Казанда тамаша залларын тутыру өчен билетларны  бушка таратырга туры килә.   Шул ук вакытта язучылар, тел-әдәбият галимнәре, мөгаллимнәр аяныч хәлдә. Аларның йөзе моңсу, рәнҗүле. Татар теле укытучыларын, шигырь, хикәя яратучыларны, китапханәчеләрне спонсорлар, матбугат, радио һәм телевидение урап үтә.

Тәкъдим: дәүләт һәм муниципаль, җәмәгать башлангычындагы хосуси тамаша оешмаларының иҗади һәм сәфәр планнарын үзара килешеп, киңәшеп координацияләү, милли үсеш максатларына тотылучы бюджет, хәйрия акчалары агымын үтә күренмәле итү, гомум татар милли мәнфәгатьләрне исәпкә алу механизмын булдыру.  

12. Башкортостан һәм татарлар

Башкортостан татарларының иҗтимагый һәм рухи потенциалы зур, аларның милли үзенчәлекләрен саклауга омтылышлары көчле. Татар милли оешмаларының хокук яклау, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән беррәттән милли мәдәният, мәгариф эшләренә татарларны җәлеп итү вазыйфасы онытылырга тиеш түгел.

Татарстанда “Сәләт” фонды лагерлары белән беррәттән талантлы балаларны уку елы дәвамында җыен укыта торган мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль берәмлекләр карамагында интернатлар булырга тиеш. Хәтта совет чорында да моңа охшаш система бар иде. Талантлы балаларны махсус тәрбияләү, милли элита кору өчен бик әһәмиятле.

Башкорт  һәм татар милли белән җәмәгатьчелеге арасында конструктив хезмәттәшлек итү һәр ике халыкның телен, мәдәниятын саклауга, үстерүгә ярдәм итәчәк.

Уникенче тәкъдим: Татарстан һәм Башкортостан арасында  хезмәттәшлек килешүе нигезендә эшчәлекне актвилаштыру. Татар һәм башкорт мәдәниятләрен, телләрен өйрәнү, милли үзенчәлекләрне саклау буенча уртак ысуллар табу һәм мәнфәгатьләр каршылыгы чыгармый торган проектлар әзерләү.

13. Татар төбәкләренә игътибар

Россиядә һәм дөньяда татар мәсьәләсен нәтиҗәле итеп күтәрү өчен  моңа кадәр эшләгән эшләрне камилләштерергә һәм системага салырга кирәк. Татарстан кайвакытта артистлар гына җибәреп калмыйча, мәчетләр салырга, клублар ремонтларга ярдәм итә. Конституция һәм  1994 һәм 2007елларда төзелгән шартнамәләр моңа хокукый нигез булып торды..

Татарлар яшәгән төбәкләргә Казаннан белгечләр, аудио-видео язмалар, компьютер программалары, методик әсбаплар җибәрү финанс ягыннан да җиңелрәк һәм үтемлерәк булыр иде. Казаннан эш хакы алып, төбәкләрдә милли-мәдәни, иҗтимагый эшләрне оештыручылар, этно-социологик тикшерүләр алып баручы белгечләр тоту файдалырак булачак.

Тәкъдим: татар яшәгән төбәкләргә ярдәмне милләтне оештыру методикасы,  мәдәни-агарту эше ысуллары, кирәкле кадрлар әзерләү формасында күрсәтү максатка ярашлы. Хокукчыларга, милли оешма җитәкчеләренә белем бирү өчен Казанның кайбер югары мәктәпләрендә берничә айлык яки ярты еллык уку курслары ачу,  гуманитар-педагогик университетта этник журналистика буенча фәнни укыту үзәге булдыру.

Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтарияте конференциясендә кертелгән тәкъдимнәр –  Татарстан һәм Русия хокүмәтләренә – иң яхшы милли мәдәни мөхтәриятләрнең файдалы проектлары өчен грантлар бүлеп бирү. Казанда читтән килгән татарларны урнаштырыр өчен кунаханә, этномәдәни тауарлар саклый торган складлары булган «татар йорты» ачу. 

14. Милләт һәм гаилә

Тәкъдим: туган телгә, милли гореф-гадәт, әхлакка өйрәтүче гаиләләр ярдәм, кайгыртуга лаек булырга тиеш. Татар яшьләренә очрашу, бергә уку, эшләү шартлары тудырырга кирәк. Катнаш гаиләләрдә милли телләр һәм мәдәниятлар тигезлеге урнаштырылсын.

15. Конгресс вазыйфасын башкаручылар

Һәркем үзе дә милли эшләрне җәелдерә, «татар конгрессы» була ала. Андый шәхесләр милли күтәрелешнең иң мөһим затлары булып тора. Озак еллар дәвамында татар мәнфәгатьләрен яклаучы, аңа ярдәм итүче галимнәр, мәгърифәтчеләр, язучылар, эшкуарлар бик күп. Марат Мөлеков, Габделбәр Фәйзрахманов, Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров, Хатип Миңнеголов, Надир Дәүләт, Юлай Шамиль оглы, Рабит Батулла,  Равиль Фәйзуллин, Ильдус Әмирханов, Җәүдәт Сөләйманов, Василь Гарифуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Рафаэль Хәкимов, Дамир Шәрәфетдинов, Дамир Исхаков, Гриф Хәйруллин, Айрат Ибраһимов,  Ильдар Габдрафыйков, Фаиль  Сафин, Ильфат Фәйзрахманов, Мингол Галиев, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов кебек  шәхесләрнең һәркайсы татар конгрессы вазыйфасын үтәп килделәр.

Шундый ук бөек эш башкаручы фәнни институтлар, уку йортлары, Казандагы Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге театрлар, Буа, Минзәлә, Чаллы, Оренбург, Башкортостандагы Уфа, Туймазы татар театрлары, «Сәләт», «Җыен» фондлары, «Казан утлары», «Сөембикә», «Мирас», «Идел», “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, журналлары,  дәүләт басмаларыннан башка  «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт», «Безнең  гәзит», «Ирек мәйданы», “Акчарлак” кебек гәзитләр, татар яшәгән төбәкләрдәге милли басмалары,  татарча эшләүче радио һәи ТВ каналлары, “Барс-Медиа“ кампаниясе, «Бәхетле» милли аш кибетләре системасы һ.б.  үзләре дә гомумтатар үсешен тәэмин итүче оешма вазыйфаларын үти.

ХХ нче гасыр башындагы татар күтәрелешен оештырган лидерлар милләтнең социаль-иҗтимагый һәм мәдәни үсешенә юл күрсәтсәләр дә, гамәли эшләрдә  җиңелүгә дучар булдылар. Талантлы, белемле, кыю татар галимнәре үз язмышларын мөһаҗирлектә таптылар. Узган гасырның туксанынчы елларында һәм XXI гасыр башында татар халкының ихтыяҗларын, потенциалын милли туплану чарасы буларак дөньяга күрсәтүдә, практик гамәлләрдә Татарстан Республикасы халкы, милләтнең сәяси һәм интеллектуаль элитасы нәтиҗәле хәрәкәт итте. Соңгы унбиш – егерме  елда Татарстан җитәкчелеге тарафыннан татар халкы өчен башкарылган эшләр тарихта бер кайчан да күрелмәгән.

Тәкъдим: татар иҗтимагый оешмаларының идарәсендә, корылтайларында катнашмаган аерым милләтпәрвәрләрнең фидәкарь эшчәнлеге, фән, мәгариф, мәдәният, дәүләт эшләрендә милли үсешкә ярдәм итү халык күтәрелешенең хәлиткеч факторы буларак танылырга тиеш. Татар  тәрәккыятенә зур өлеш кертүчеләр турында  белешмә тупларга һәм интернет сәхифәсе булдырырга. Татар яшәгән төбәкләрдә иң фидакарь һәм ихтирамга лаеклы шәхесләрнең исемлеген  төзеп, ел саен аларга багышланган мәдәни кичәләр үткәререгә, милли матбугатта чагылдырырыга. Елның химаяче татары, татар галиме, әдәбият-сәнгать остасы исеменә конкурслар үткәрергә.  Дөньядагы яки төбәкләрдәге иң фидәкарь, иң абруйлы 100 (50 яки 25) татарның исемлеген төзеп, даими рәвештә китаплар, милли  календарьлар чыгарырга.

2007 ел.                

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*