tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли идея: хыялмы, әллә чынбарлыкмы?
Милли идея: хыялмы, әллә чынбарлыкмы?

Милли идея: хыялмы, әллә чынбарлыкмы?

Яшәү мәгънәсе кебек үк, бу сорау да татар зыялыларын инде биш гасырга якын борчып килә. Нәкъ менә берләштерүче милли идея булмаганга күрә, татар халкы 1552нче елда дәүләтчелеген югалтты һәм аны әлегә кадәр торгыза алганы юк.
Дөрес, милли күтәрелеш вакытында милли идеяне булдырырга омтылышлар ясала анысы. Мәсәлән, XX гасыр башларында Гаяз Исхакый, Садрый Максуди, Йосыф белән Искәндәр Акчуралар бу юнәлештә зур тырышлык куялар. Тик Октябрь инкыйлабы аларның әлеге омтылышын юкка чыгара.

Безгә якынрак чорга күчсәк, узган гасырның 90нчы елларында да шундый омтылыш булып алды. Күренекле галим, милләтпәрвәр шәхес Флүн Мусин, әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин татар мәтбугатында фикер алышу, бәхәс кузгатырга тырышып караган иде. Тик алар да милләтне “гафләт йокысы”ннан уята алмады. Инде “глобальләшү казаны”нда эреп юкка чыкмас өчен, безгә соңгы мөмкинлек кенә калды. Әгәр аны файдаланмасак, безне киләчәк буын да, тарих та кичермәс.

Укучыда: “Ә нәрсә соң ул милли идея?” – дигән урынлы сорау туар. Милли идея ул – милләтнең максаты. Аңа кешеләрнең үзләре һәм җәмгыять файдасына эш-гамәлләр кылуы ярдәмендә ирешелә. Милли идеянең төп үзенчәлеге – аның кыскалыгы, төгәллеге һәм бер үк вакытта тирән эчтәлекле булуы да. Ул “өстән” төшерелми, аны халык тудыра. Шуңа күрә милли идеяне аерым бер этнос идеологиясенең тупланган формасы итеп карарга кирәк. Ул әлеге милләт үсешенең максатын һәм ысулларын чагылдыра. Теләсә нинди идеология кебек үк, милли идея дә үз эченә кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрен чагылдырган төп элементларны(икътисади, сәяси, социаль, этик, идеологик һ.б.) ала.

Зыялылар даирәсендә, милли идея – ул милләтне “коткару-саклап калу” идеясе, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Минемчә, мәсьәләгә болай якын килү пессимизмга һәм җиңелүне тануга китерә. Мескенлек ул беркайчан да үсешкә илтми, киресенчә, коллык психологиясе генә тудыра. (Узган гасыр башында татар зыялылары үзара алып барган “татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән бәхәсне искә төшерик). Исән калу хакына яшәү ул – яшәү түгел, ә тереклек итү. Аяныч ки, бу тегермәнгә үз зыялыларыбыз ук су коя. (Белепме, әллә белмичәме?!)

Татар халкының милли идеясе милләтне коткару-саклап калу түгел, ә дәүләтчелекне торгызу булырга тиеш. Ә моның өчен милли аңның булуы шарт. Милли аңны исә милли үзаңны булдыру юлы белән генә тудырырга мөмкин. Димәк, дәүләтчелекне торгызу өчен көрәш ул – интеллектуаль дәрәҗәдәге көрәш. Милли үзаң бөтен бер халыкны иңләгәндә генә милли аң барлыкка килә. Алдарак, татар халкының милли идеясе дәүләтчелекне торгызу булырга тиеш, дип әйтеп үткән идек. Монысы исә үзе бер зур тема һәм аңа аерым тукталу сорала.

Фирдәвес Зариф

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*