tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли стратегия дигәннән…
Милли стратегия дигәннән…

Милли стратегия дигәннән…

ХАЛЫК БУЛАРАК ИСӘН КАЛЫРГА КИРӘК!

Халкың булмаса, ул стратегия белән нишлисең?

Халыкны саклап калу – күп кешенең башына да килмәгән бик нечкә бер нәрсә белән – кыз баланы саклау белән бәйләнгән.

Малай үстерәсең икән – ир үстерәсең, кыз үстерәсең икән– милләтне үстерәсең дигән бер гыйбәрә бар.

Кыз баланы саклый алмасак – без бөтен нәрсәне югалтачакбыз.

Россия демографик коллапс кичерә. Моның төп сәбәбе – кыз баланы пиво, тәмәке, интернет, һ.б. белән яшьтән үк бозып бетерәбез дә (“һәм башкаларга” нәрсәләр кергәнен, шәт, аңлыйсыздыр), бала тудырырга аның сәламәтлеге калмый. Шуңа күрә – хидҗап кидертепме, кидертмичәме, мәктәпләрдә тәрбия процессларын үзгәртепме, ныклы тәрбия бирепме, аның сәламәтлеген һәрдаим тикшереп торыпмы, экологик чиста җирләрдә яшәтепме һәм экологик чиста продуклар ашатыпмы, – ничек кенә булса да кыз баланы саклап калырга кирәк!

Кыскасы, бүгенге бик чуар заманда татар халкының киләчәктә АНА ДИГӘН БӨЕК ИСЕМ алачак кыз баласы исән булырга тиеш!

Һәм ул исән-сау кияүгә чыгып, безгә күп итеп матур балалар табарга тиеш!

Әкрен генә яшәп яткан тугандаш Үзбәкстанның халкы бүген 33 миллионга җитте.

Уйлыйсы әйберләр күп!

БЕЗ ИНФОРМАЦИОН КӨРӘШ ЧОРЫНДА ЯШИБЕЗ

Без информацион көрәш чорында яшибез. Шуңа күрә бүген үк һәм хәзер үк ике телдә дә бер дигән итеп яза ала торган, гыйлемле һәм кыю 100 татар журналисты кирәк.

Кая алар?

Юк алар…

(Доресрэге, алар гел булып тора. Әмма моңа чаклы аларның күбесе үз казаннарында кайнап, юкка чыга бардылар. Татарстан хөкүмәте нишләптер гомергә алар белән кызыксынмады һәм шуңа күрә өчле-тугызлы уртакул гына урыс телендә язган җурналистлар безнең башны әйләндерепме әйләндерә башлады).

Әйе, безгә 100 әйбәт журналист кирәк.

Аларның профессиональ әзерлекләре бүгенге Максим Шевченко, Руслан Курбанов һәм совет чорындагы үзебезнең Фәрит Сәйфелмөлековлардан да ким булырга тиеш түгел.

ӨЧПОЧМАК, ВАК БӘЛЕШ, ЧӘК-ЧӘК БРЕНДЫННАН… ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ АЛГА КИТКӘН ИЛ БРЕНДЫНА КҮТӘРЕЛЕРГӘ!

Бүген ниләр белән шөгыльләнергә тиешлелегебезне белер өчен – иртәгә безнең нинди брендларга ия булырга тиешлегебезне “искә төшерик”. Кыскасы, бераз гына булса да мәгьлум популяр кинодагы “Воспоминание о будущем” белән шөгыльләнеп алыйк әле.

  1. Безнең милли бренд (киләчәктә): Татарстан – дөньядагы иң чиста, иң матур шәһәрләре, иң матур һәм төзек авыллары, коттежд бистәләре, иң яхшы юллары булган республика!
    (Чаллы янындагы Малая Шилнә авылыннан ерак түгел “Маленькая страна”дигән бистәне барып карагыз әле – киләчәктәге Татарстандагы тораклар әнә шундыйрак булырга тиештер).
  2. Безнең милли бренд (киләчәктә): Татарстан – иң яхшы, иң сыйфатлы товарлар җитештерә торган республика! (Икенче Япония кебегрәк).
  3. Безнең милли бренд (киләчәктә): Татарстан – иң яхшы, экологик яктан иң чиста авыл хуҗалыгы товарлары җитештерә торган республика! (Аның өчен һәр районда җирдә эшләргә өйрәтә торган курслар, төрле уку йортлары ачарга кирәктер – умартачылык, теплицалар, трактор, комбайннар йөртү, иген үстерү, куян, мал үрчетү, сөтчелек һ.б.)
  4. Безнең милли бренд (киләчәктә): Татарстан – медицина казанышлары буенча Америка, Европа, Израильдән дә ким булмаган биеклекләргә ирешкән республика!
  5. Безнең милли бренд (киләчәктә): Татарстан – анда яшәгән башка халыкларга иң дустанә мөнәсәбәтле татар халкы яшәгән республика!
  6. Безнең милли бренд (киләчәктә): Татарлар – фәндә, фәлсәфәдә, әдәбиятта, кинода, театрда, эстрадада, музыкада, медицинада – иң бөек казанышларга ирешкән халык!
  7. Безнең милли бренд (киләчәктә): Татарлар бөтенесе дә саф татарча, һәм кирәк булганда берничә телдә сөйләшәләр!

Киләчәк – ул бүген дигән сүз.

Урамга йөгереп чыгыйк та, эшли башлыйк; башланган эш – беткән эш дигән безнең бабайлар.

ДУМАДА ҮЗЕБЕЗНЕ ҺӘМ ТЕЛЕБЕЗНЕ ЯКЛЫЙ АЛА ТОРГАН БЕРӘР ПАРТИЯ КИРӘК. ТЕЛНЕ ЯКЛЫЙ ТОРГАН ҖӘМӘГАТЬ ОЕШМАЛАРЫН ДА БУЛДЫРЫРГА ВАКЫТТЫР

Нигә без зур сәясәттән читтә торабыз?

Дума – Җириновскийның һәм башкаларның бәрәңге бакчасы түгел бит ул – нигә без шул хәтле пассив?

Нигә без үзебезнең язмышны Россияга бөтенләй катнашы булмаган кешеләргә чишәргә юл куябыз?

Татарлар арасыннан БӨТЕНРӘСӘЙКҮЛӘМ сәясәтчеләр чыгарырга вакыт.

ТӨРКИ ДӘҮЛӘТЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР БЕЛӘН РУХИ-МӘДӘНИ БЕРЛЕК

Бу юнәлештә аз гына селкенеп алсак та, без тик басып торганда гына да 5 миллионнан 200 миллионга әйләнәчәкбез, һәм бу көч белән дөньяда санлаша башлаячаклар…

Селкеник бераз, табигать биргән шушы байлыктан баш тартып ятмыйк.

Мәдәни яктан да һәм менталитетыбыз белән дә без, төрки халыклар – бер-беребезгә бик якын торабыз, чөнки барыбызны да шушы бер АНА ТЕЛ – төрки тел тәрбияли. Генетик яктан да без укмашып беткәнбез – һәрбер татар кешесендә диярлек башкорт, казах, нугай, каракалпак, кыргыз, әзербайҗан, карачай, балкар, кумык, хаккас утыра һәм киресенчә – һәрбер казахта, кыргызда, һ.б. – татар утыра. Татар белән кыргыздан чыккан Чынгыз Айтматов тарихы, Динмөхәммәт Кунаевлар тарихы – гайре табигый хәл түгел, гомергә шулай булган.

Бер-беребезнең мәдәниятен өйрәник һәм бер-беребезне күтәрик.

Шулай һәрбер халыкның үз мәдәнияте дә күтәрелер.

Төрки халыклар белән безнең 60-65 процент сүзләребез туры килә. Җыелышып төркиләр өчен гомуми латин алфабитын кабул итәргә кирәктер һәм сүзләрнең язылышларын бер-беребезгә якынайтырга кирәктер. Чөнки, бер үк сүзне башкорт бер төрле, казах бер төрле, татар бер төрле, үзбәк бер төрле яза; ә сөйләшкәндә алар бер үк төрле ишетелә.

Кыскасы, бабайлардан калган акыл; эшләсәң, булдырып булмый торган нәрсә юк.

Рафис Сәлимҗанов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*