tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли стратегия: кем яза, ә кем укый?
Милли стратегия: кем яза, ә кем укый?

Милли стратегия: кем яза, ә кем укый?

Татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясен ничегрәк язу кирәклеге турында сөйләшүләр дәвам итә. Бу юлы БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Конгресс бинасына, “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүгә журналистларны җыйды.

Әүвәл Шура рәисе журналистларга стратегияне ничегрәк күзаллавын җиткерде, яза, сөйли, күрсәтә торганнарны бу эштә активрак катнашырга чакырды. Конгресс хезмәткәре Римзил Вәлиев, рәисенең сүзләрен җөпләп, сайтыбызда әлеге җәһәттә алтмышлап язма куелды инде, сез укып-карап барасызмы соң, дип кызыксынды. (Кем белә, бәлкем тора-бара сан сыйфатка әйләнер, дип шаяртты бу уңайдан күршеләремнең берсе.) Журналистларга әүвәл БТК тәкъдим иткән “Кем соң мин, татар булмагач” дигән слоган-шигарь ошамады. Озын һәм җөмлә тө зелеше татарча түгел, дип “бәйләнделәр” аңа. Әйтик, “Татар-Информ” вәкиле Рәмис Латыйпов инде канатлы сүзгә әйләнгән “Без булдырабыз!” сыман кыска өндәмә эзләп табарга тәкъдим итте.

Дөрестән дә, конгресслылар озак баш ватмаган. Шиһабетдин Мәрҗанинең “Татар булмасак, без кем соң?!” дигән мәшһүр гыйбарәсен бераз бозып, “булмагач”ка әйләндергән. “Татар булмагач” дигән гыйбарәне дәвам итеп, әлеге сорауга җавап эзләсәң, “болгар, кыпчак, керәшен, суар, хәзәр” диеп җавап бирмәсләрме соң дип уйлап куясың. Хәер, “Татар радиосы” вәкиле Айваз Садыйров: “Бу чакыру – махсус рәвештә кеше күңеленә коткы салу, аңлама дыгызмыни?” – дип, конгресслыларны якларга алынды.

“Матбугат.ру” сайты хуҗасы Данил Сәфәров, туктагыз инде, шуңа ябышып, ярты вакытны уздырмыйк, дигәч кенә һәр урындык иясе эчендә җыелганын әйтеп калырга ашыкты.

– БТК яздыра торган программаны мин татар милләтен яклау, саклау юлларын күрсәтүче җитди документ булыр дип фаразлыйм. Татарстан дәүләтчелеген саклау – иң зур стратегик бурыч. Моны, һичшиксез, беренче маддә итеп кертергә кирәк, – дип тәкъдим итте үз чиратында “Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзерахманов. Ул күптән күңелне тырнап торган күңелсез хәлләргә, аерым алганда, элмә такталарның бер генә телдә – урысча гына булуына эче пошуын да җиткерде. Министрлыкларның сайтлары татарча булмавына да әрнеп йөри икән Илфат. Рәсми ведомство-оешмаларның матбугат үзәк ләрендә татарча яхшы белүче белгечләр алынмавына без дә күптән дәгъва белдереп киләбез. Тик агайларыбыз һаман колак салырга, ике теллелек турындагы Татарстан законын үтәргә ашыкмый.

“Татар-Информ” агентлы гының икенче бер вәкиле Алсу Исмәгыйлова күтәргән мәсьәләләр – яучылыкны тергезү, катнаш никахлар ның нинди нәтиҗәләргә китерүен халыкка җиткереп тору кирәклеге, бер караганда, стратегиягә кертерлек әллә ни мөһим дә түгел кебек. Әмма милләтебезнең сафлыгын, күп санлы булуын кайгыртыйк дисәк, шунсыз булмый. Бер караганда, ЗАГСта язылуны гадиләш терү, гаризаларны, мәшәкатьләнеп барып тормыйча, интернет аша гына җибәрү уңайлы. Әмма гаилә кору кебек җитди эшне алай гадиләштерергә ашыкмаска иде. Тәгаен алганда, ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, бу яңалыкны тәнкыйть итеп: “Элек Балтач районындагы ЗАГС идарәсе гаилә корырга җые нучыларны, гариза бирүгә, мәчеткә юллый иде. Хәзер без яңа гаилә корылачагын белми дә калабыз. Балага исем кушу – нинди зур вакыйга. Медицина чиновниклары хәзер бәби табу йортыннан ук бәбинең исемле булып чыгуын таләп итә. Анда теләсә нинди – милләтебезгә ят, мәгънәсез исемнәр тагып кайтару очраклары ешайды”, – дип авыр сулый.

Васил әфәнде стратегиянең ничек язылуы турында сөйләгәндә, без язган эш-яшәеш программасы илебездәге теләсә кайсы милләткә – чуаш, мари, удмурт, калмык, мордвага да ярарлык булсын, дип белдергән иде. “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире Вахит Имамов моның белән килешмичә: “Россиядә дәүләт тоткан ике генә зур милләт – татар һәм урыс милләте генә бар. Шуңа күрә бу стратегия барча халыкка да туры килә алмый. Татарстан дәүләтчелеген ныгытмасак, милли мәгарифне үзебезнең кулга алмасак, милләт буларак сакланып калуыбыз икеле”, – дип, стратегиядә зур, ачык, җитди максатлар куярга, бу эшкә галимнәрне күбрәк, колачлырак җәлеп итәргә чакырды.

Чынлап та, стратегияне эшләүгә гыйльми структуралар җитәрлек тәкъдим ителми әле, безнеңчә. Әйтик, тарихчы Дамир Исхаков февраль, март айларында, стратегия язуда катнаша алырлык россияле татар галимнәрен чакырып, конференция уздырырга тәкъдим иткән иде. Ни кызганыч, бу тәкъдим һавада асылынып калды. Һәрхәлдә, әлегә стратегия язуга кагылышлы ниндидер гыйльми җыелыш уздырырга җыенучылар, төпле фикер әйтерлек галимнәрне барлаучылар күренми. Күрәсең, өстән кушып эшләтәләр, гыйльми оешмаларда нәчәлник булып утыргач, сез бу эштә катнашырга тиеш, дип исәплиләр. “Стратегия язучыларга акча түләмәячәкбез”, – дип белдерүләре дә бик сәер. Экспертлар җәлеп итәчәкбез, дию өмет уята уятуын. Әмма бушка эшли торган экспертлар табу ансат булмастыр.

Гомумән, мондый җитди документ әзерләүне иҗтимагый оешмага тапшыру, стратегияне тормышка ашырачак җаваплы затларны тәгаенләмәү бик күп сораулар тудыра. Гади генә әйткәндә, Татар кануны булырга тиеш ул. Әлеге канун шәһәр, авыл җирендә яшәүче, Татарстанда һәм республикабыздан читтә гомер сөрүче һәр милләттәшебезгә кагылырга тиеш. Авыл дигәннән. Еш кына гади авыл агайлары, апаларыннан, сез Казанда яшисез бит, бөтен нәрсә башкалада хәл ителә, милләтебезне саклау һәм үстерү мак сатында без нәрсә эшли алабыз инде, дигән зарланулар ишетергә туры килә. “Балагызны татар мәктәбендә татарча укытуны таләп итү – сезнең намуста. Авылыгыз урамнары “Набережная”, “Кооперативная” кебек исемнәр йөртә икән, моңа ничек гарьләнмисез?!” – дип җавап бирәм мин андый очракларда.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*