tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ришат Төхвәтуллин концерты яки җырчылар татар стратегиясендә зур урын тота ала
Ришат Төхвәтуллин концерты яки җырчылар татар стратегиясендә зур урын тота ала

Ришат Төхвәтуллин концерты яки җырчылар татар стратегиясендә зур урын тота ала

Шушы көннәрдә Мәскәүдә Ришат Төхвәтуллинның 30 яшьлегенә багышланган юбилей тамашасы узды. Татар җырчысының концерты башкаланың Crocus City Hall кебек затлы залында узуы, халыкның күпләп җыелуы Мәскәүдә татар моңына, җырына ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. Гадәт буенча үзебезнең яктан концертка халык җәлеп итәргә тырыштык.

Ришат Төхвәтуллин – татар эстрадасының яшь сандугачы, өмете. Башкортстанда туып үсеп, Татарстанда иҗат иткән егет, чираттагы концертында татар һәм башкорт мәдәниятен берләштерде. Татарча җырлап кына калмады, тамашачы башкорт биюләре белән дә хозурланды. Концертка башкорт һәм Башкортстан кешеләре дә күп килгән иде. Шулай итеп Ришат Төхвәтуллин ике халыкны, ике республиканы рухи яктан берләштерде.

Билгеле, тамаша бик яхшы узды. Концертның тулысынча татарча гына узуы милләттәшләребезгә аеруча хуш килде. Концерт барышында мине ике фикер уйландырды. Беренчесе – татар җырчыларына Элвин Грей мисалында фан-клублар оештырырга кирәк. Бигрәк тә, Татарстаннан читтәге зур шәһәрләрдә. Бу тамашага халык җыярга да ярдәм итәр иде. Аннан яшьләрне милли мәдәният тирәсендә берләштерер иде.

Икенчесе – бүген эстрада татар халкына иң көчле тәэсир итә торган институт. Татарда чынлап торып татар эстрадасы институты формалашып килә. Чөнки халык концертларга агылып йөри әле, җырларны яратып тыңлый. Миңа калса, һәрбер милләтпәрвар җырчы үз концертларында халыкка татар телен саклау, балаларга өйрәтү турында мөрәҗәгать итә башласа, нәтиҗәсе булыр иде.

Шулай ук татар җырчылары татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашырганда да зур ярдәм итә ала. Чөнки аларның аудиориясе бик зур. Бу халыкның үзенә дә, җырчыларга да файдалы булыр иде. Ник дигәндә, татар теле бетә барса, җырчыларның да аудиториясе кимиячәк. Әгәр татар стратегиясен бергәләп гамәлгә куябыз икән, җырчыларны тыңлаучы халык артыр иде. Татар конгрессында стратегия турында милли җанлы җырчылар белән очрашу уздыру да урынлы булыр иде.

Гомумән алганда, Ришат Төхвәтуллинның Мәскәү концерты гади тамаша гына булып калмыйча, милли фикерләр дә уятты. Уйлансаң, уйланырга җирлек юк түгел.

Гөлнара Яруллина,
“Мәскәү татар Штабы” координаторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*