tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясенә “Кем МИН ТАТАР булмагач” шигаре тәкъдим ителде
Татар халкының үсеш стратегиясенә “Кем МИН ТАТАР булмагач” шигаре тәкъдим ителде

Татар халкының үсеш стратегиясенә “Кем МИН ТАТАР булмагач” шигаре тәкъдим ителде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халкының үсеш стратегиясен төзү буенча эшче төркем вәкилләренең чираттагы утырышы узды. Бүгенге очрашу стратегик документның эскизына тәкъдимнәр туплау, эш этапларын тәгаенләү максатында оештырылды.

Бүгенге көндә стратегик документ эскиз халәтендә. Документның проекты 15 июнь көнне Изге болгар җыенында тәкьдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез,  агымдагы елның 11 гыйнварында Татар халкының үсеш стратегиясенең беренче эскизы тәкъдим ителгән иде. Беренчел документның  эскизын эшләүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты,  А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре катнашты.

Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы премьер – министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев стратегик документның төп юнәлешләрен билгеләгән эскиз проектының халык белән бергә эшләнүе мөһим булуын әйтте. Шул максаттан гыйнвар аенда Татарстанда, февральдә Екатеринбург шәһәреннән башлап ил күләмендә 6 федераль округта җәмәгатьчелек белән очрашулар үтәчәк.

15 июньдә проект нөсхәсе халыкка таратылачак. Ә август уртасында документны эзерләп бетереп, 30 августта Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү ниятләнә. Бүген җыелган эшче төркем әлеге этапларны хуплавын белдерде.

Эшче төркемнең чираттагы утырышында төзәтмәләр кертелеп тәкьдим ителгән документ эскизын “Кем соң МИН ТАТАР булмасам” шигаре астында таныштырдылар. Әлеге шигарьне түгәрәк өстәл артына җыеллышучылар төрлечә кабул итте.

Чыгыш ясаучылар моңа кадәр тәкьдим ителгән “Олуг Татарстан ” шигарен калдыру , “Зур Татарстан” итеп үзгәртү, “Татар дөньясы”, “Кем булырмын мин татар булмасам”, “Олуг татар иле” кебек шигарьләр тәкъдим итте. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, әлеге документның төп шигаре һәрбер татар кешесенә атап язылырга һәм мөрәҗәгать буларак кабул ителергә , алга таба, үсешкә алып барырга тиеш. “Кем соң мин татар булмасам” шигарен берникадәр үзгәртеп, “Кем мин татар булмагач” дип калдыру варианты да каралды.

Татар яшәгән урыннарда обьектив хәлләрне барлау максатында җәмәгатьчелек белән очрашулар алдыннан, халыктан анкелар рәвешендә сораштыру оештыру фикерләре дә яңгырады. Шулай ук стратегик документның проектына дин ягын төпле итеп җитештерү, 15 февральгә кадәр татар халкының үсеш стратегиясенең концепцияләреннән торган брошюралар эшләү бурычы куелды.

Әлеге эскиз 16 гыйнвар көнне беренче тапкыр Арча педагогика көллиятендә тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*