tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия татарлары уйлана: Кем мин — татар булмагач?
Удмуртия татарлары уйлана: Кем мин — татар булмагач?

Удмуртия татарлары уйлана: Кем мин — татар булмагач?

Гыйнварда тарихи ватаныбызда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде. Аның «Кем мин — татар булмагач?» дигән шигаре, берничә слайдтан торган нигезе бар. Документтагы эскизларга караганда, берничә төп юнәлеш билгеләнгән: татар тормышын оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит булдыру. Татар тормышы дигәндә, авыл да, шәһәр дә күз алдында тотыла. Авылларда инфраструктура булдырырга, гаилә-нәсел формасында оешкан кече һәм урта бизнесны үстерергә ярдәм итү күзалланса, шәһәрдә татар телле мохит булдыру максаты тора.

Мәгарифкә килгәндә, татар өчен бакчасы да, мәктәбе дә, югары уку йорты да булырга тиеш дигән фикер нигез булып ята. Мәдәният юнәлешендә татар шәһәр мәдәниятен үстерү максаты куелган. Заманча музыка, рәсем сәнгате фестивальләре уздыру, милли уен коралларын пропагандалау, шәһәр урамнарын милли бизәкләр белән тулыландыру кирәклеге языл-ган. Мәгълүмати мохит юнәлешендә татар журналистларын әзерләү, телевидение, радионың тәүлек буена татарча эшләвен тәэмин итү, балалар өчен мультипликацион, нәфис фильмнар булдыру, тәрҗемә системасын җайга салу, татар тарихы турында мультимедиа продукцияләре булдыру, интернетта һәм социаль челтәрләрдә милли юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыру кебек максатлар куелган.

Эшче төркем барлык теләк-фикерләрне, тәкъдимнәрне искә алып, документны әзерләүне 30 августка – Татарстанның суверенитет турында декларация кабул иткән көнгә кадәр тәмамларга тиеш. Ә фикерләр төрле: кискен, эшлек-ле. Мөхтәрәм укучыларыбыз, шуларның берничәсен булса да сезгә җиткерәсебез килә. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла: “Тукай еш кына: “Мин әле кая барам?”- дип әйтә торган булган. Ул аны кая барырга аптыраган чакта әйткән. Безнең менә нәкъ шундый чагыбыз. Безгә татар булып сак-ланып калу өчен өч шарт бар. Аның берсе – дәүләтчелегебезне, икенчесе – тел-мәдәниятебезне, өченчесе – динебезне саклау. Кеше тугач та университетка укырга керми. Безгә дә үз-үзебезне югалтмас өчен, иң әүвәл милли мәктәпләребезне саклап калырга кирәк”, — ди.
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәү-зия Бәйрәмова (Удмуртияне күздә тотып булса кирәк): ”Әйдәгез, күршеләребез-дәге кебек Милли эшләр министрлыгы булдырыйк”, – дигән тәкъдим белән чыга.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев әйтүенчә, хәзер иң мөһиме — битараф булмау. Татар халкының үсеш стратегиясенең өлгесе инде Татарстанның районнарында киң халык катламы катнашында тикшерелде, тәкъдимнәр җыелды. Хәзер Бөтендөнья татар конгрессы, Милли шура, Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләреннән торган эшче төркем Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар белән очрашуларга чыгып, февраль-апрель айларында җиде федераль округта җәмәгать тыңлаулары уздырырга җыена. Шундый очрашуларның берсе – апрель аенда Пермь шәһәрендә булачак дип көтелә һәм анда Удмуртиядән дә вәкилләр катнашачак. Татар халкының үсеш стратегиясен булдыруга без – Удмуртия татарлары да — үз өлешебезне кертергә, үз фикерләребезне, тәкъ­димнәребезне җиткерергә тиеш. Әлбәттә, стратегиянең югарыда санап кителгән максатларында әллә ни яңалык юк.

Инде 30 елга якын татарлар яшәгән һәр җирдә, шул исәптән Удмуртиядә дә милли оешмалар шул юнәлештә эш алып баралар. Кызганычка каршы, ул максатларны тормышка ашыру мөмкинлекләре көннән-көн чикләнә. Күп очракта без томшыгын алса — койрыгы, койрыгын алса томшыгы ябышкан саескан хәлендә калабыз. Бүген татар милли оешмалары ялгызлары гына хәл итә алмый торган мәсьәләләр бар. Мәсәлән, киләсе уку елында федераль югарылыктан төшкән фәрман нигезендә мәктәпләрдә татар телен укыту сәгатьләренең саны кимиячәк (шул исәптән Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназиянең башлангыч сыйныфларында татар телен укыту 1 сәгатькә калачак).

Удмуртиядәге матбугат һәм мәгълүмат чаралары да авырлык-лар кичерәләр. Узган ел “Моя Удмуртия” телерадиокомпаниясен бюджеттан финанслау кимү сәбәпле, Можгада барлык радиотапшырулар (шул исәптән татарча тапшыру да) ябылды, шул ук сәбәпле бүген “Безнең вакыт” телетапшыруының язмышы кыл өстендә. Башка проблемалар да бар. Боларның барысы турында да Пермьдә узачак җыелышта сүз кузгалтырбыз дип уйлыйм.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бәлки сезнең дә Татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикерләрегез, тәкъдим-киңәшләрегез бардыр? Языгыз.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*