tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Стратегик документ халыкны рухи яктан берләштерергә тиеш
Васил Шәйхразиев: Стратегик документ халыкны рухи яктан берләштерергә тиеш

Васил Шәйхразиев: Стратегик документ халыкны рухи яктан берләштерергә тиеш

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халкы үсеше стратегиясен булдыруга багышланган чираттагы утырыш узды. Түгәрәк өстәл артында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге өч дистәгә якын Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, төрле министрлыклар, Диния нәзарәте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, җәмәгатьчелектән торган эшче төркем җыелды.

Утырышта “Татар кем ул?” соравына җавап бирәчәк, татар халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгеләгән документның эчтәлеге, төп нигезе, юнәлеше һ.б билгеләнде, уртага салып сөйләшенде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, әлеге документ татар халкы үсешенә хезмәт итә торган документ . “Милләтебезнең үсеш стратегиясе һәрберебезне, татар халкын рухи яктан берләштереп торырыга тиеш”, – дип белдерде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сүзләренә караганда, милләт тарихында теркәләчәк рәсми басманың мөһимлеген һәркем аңларга һәм аны булдыруда һәр татар кешесе үз өстенә җаваплылык алырга алырга тиеш.

Утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Милли шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина әлеге документны эшләгәндә милләтне үстерүгә һәм яшьләр сәясәтенә багышланган мәсьәләләргә аерым игътибар юнәлтелергә кирәклеген ассызыклап үтте.

Эшче төркем вәкиле Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерүенчә, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан татар халкының дини йолаларына багышланган нигезләмә эшләнелгән. Әлеге документ стратегик документның бер өлешенә нигез булып тора ала.

Милли шура рәисе дин белгечләренең татар халкын саклап калуда мөһим роль уйнауларын искәртеп, Диния нәзарәте каршында стратегик документ белән шөгыльләнүче бер төркем булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Тарихчы, галим  Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы каршында әлеге документны әзерләү белән шөгыльләнә торган төп эшче төркем оештырырга кирәклеген искәртте. Аның фикеренчә, әлеге төркем документның фәлсәфи, сәяси, милли нигезе калыбын саклап торырга тиеш.  Фикер төрлелеге күп булуны истә тотып, семинарлар, үзара фикер алышулар оештыру бер уртак юнәлешне табу ысулы булачак дип саный галим.

“Стратегия сүзенең “озак сроклы максат, бурыч һәм шушы максатка ирешүнең иң төп юлларын билгеләү” мәгънәсе безнең документка күбрәк туры килә. Документның төп мәгънәсе, ярты, бер биткә сыеп бетәргә тиеш”, – дип саный Римзил Вәлиев. Шулай ук рәсми басманың кемнеке булуы: Татарстанныкымы, Россия Федерациясенекеме, Бөтендөнья татар конгрессыныкымы, татар милләте документымы икәнен, статусын билгеләргә кирәк. Әлеге документның статусы бер төбәкнеке генә була алмый, дип саный Римзил Вәлиев.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов татар халкының киләчәген күрсәтә торган документны профессиональ затлар әзерләргә тиеш дигән фикердә тора. “Стратегик документ әзерләү бер зур хәрәкәт булырга тиеш. Без халыкны селкетеп алырга тиешбез”, – дип саный Айрат Фәйзрахманов. Аның фикеренчә, документның асылында көчле этносоциологик нигез ятарга тиеш. Татар яшьләре вәкиле буларак, Айрат Фәйзрахманов яңа фикерләрне халык арасына чыгып “җыярга”, форумнарга җыелышып, уртага салып сөйләшү форматында эшләү юлларын тәкъдим итә.

Татар халкының стратегиясе ике вариантта язылырга тиеш: дәүләте булган  һәм  дәүләте булмаган татар халкы өчен. Бу хакта сәясәт белгече Руслан Айсин белдерде. “Стратегиянең идеалогик нигезе булмаса, документ буш булачак. Әлеге документны татар милләтен идеалогик яктан берләштерүче бер документ буларак күзаллыйм”, – ди белгеч.

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин: “Алга бару өчен, чигенүдән туктарга кирәк. Югалтканнарны торгызмыйча, алга барып булмый”, – дип сүзен башлады. Фәндәс ага сүзләренә караганда, татар халкының мәгариф системасына игътибарны юнәлтү зарур. Милли университетны торгызу да татар халкының киләчәген билгеләргә тиеш.

Түгәрәк өстәл артында стратегик документны әзерләгәндә аны халыкка иңдерү кораллары турында да алдан уйларга кирәклеге искәртеп үтелде. “Татар халкы анда язылганнарны ничек итеп тормышка ашырачагы мәсьәләсен дә читләтеп үтәргә ярамый”, – дип фикерләре белән бүлеште тәнкыйтьче Нияз Игъламов.

Утырыш нәтиҗәсе буларак, татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документка исем буенча тәкъдимнәр әзерләү, документның һәр өлкәсе өчен җаваплы затны билгеләү бурычын куелды, эшче төркемнең киләсе утырышының көне билгеләнде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган махсус рубрика эшләячәк.

 

Алена Низамова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*