tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетның киңәйтелгән утырышы һәм “ Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумның программасы
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетның киңәйтелгән утырышы һәм “ Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумның программасы

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетның киңәйтелгән утырышы һәм “ Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумның программасы

 4-7 декабрь 2014 ел,  Казан шәһәре

4 декабрь (пәнҗешәмбе)

8:00-13.00
БТК Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында катнашучыларны  теркәү (БТК БК, К.Маркс ур., 38/5)

14:00-14:30
БТК Башкарма комитетының комиссияләре утырышын үткәрү урыннарына бару

14:30-17:30
Комиссияләр утырышы:

  • Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү (РИУ, Газовая ур.,19)
  • Халыкара багланышлар һәм кеше хокуклары (ТР Дәүләт Советы, Ирек Мәйданы, 1)
  • Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру (ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Островский ур.,4)
  • Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (ТР Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур.,66/33)
  • Милли мәгариф һәм фән (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кремль ур.,9)
  • Массакүләм мәгълүмат чаралары (“Казан”ММҮ, Пушкин ур.,86)
  • Татар милләтенең стратегик үсеше (БТК БК, К.Маркс ур., 38/5)

5 декабрь (җомга)

08:30-09:30
“Казан” ММҮнә бару (Пушкин ур., 86)

10:00-13:00
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы – “ 2014 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2015 елга эш планын раслау”

14:00-14:30
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының секцияләрен үткәрү урыннарына бару

14:30-17:00

Секцияләр эше:

  • Икеяклы сәүдә-икътисадый элемтәләрне җәелдерүдә Россия Федерациясе регионнары һәм чит илләрдәге Татарстанның эшлекле хезмәттәшләренең роле (“Казан”ММҮ, Пушкин ур.,86 )
  • Татар эшмәкәрләренең агросәнәгать өлкәсендә импортка алмаш табу юнәлешендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүе (ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,Федосеев ур., 36)
  • Татарстан Республикасындагы яңа IT-технологияләрне  Россия регионнарына кертү тәҗрибәсе (IT-парк,  Петербург ур.,  52)
  • Муниципаль берәмлекләрдәге сәнәгать паркларының Татарстан Республикасының инвестицион сәяси үсешен тәэмин итүдәге роле (ТР Мәдәният мистрлыгы, Пушкин ур., 66/33)

18:30-19:00
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бару (Татарстан ур., 1)

19:00-22:00
“Казан” бию ансамбле концерты

6 декабрь (шимбә)

09:00-09:30
Г. Камал ис. ТДА театрына бару (Татарстан ур., 1)

09:30-11:00
ТР агросәнәгать комплексының авыл-хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе

11:00-13:00
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы

14:30-17:00
Оешма җитәкчеләре өчен лекция-семинар

18:30-19:00
Г. Камал ис. ТДА театрына бару (Татарстан ур., 1)

19:00-21:30
И. Зәйниевнең «Әрем исе» спектаклен карау

7 декабрь (якшәмбе)

09:00
Катнашучыларның китүе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*