tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның беренче дипломаты вафат булды
Татарстанның беренче дипломаты вафат булды

Татарстанның беренче дипломаты вафат булды

2 майда,  РФ Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды. Т.Ю.Акулов 1991-2012 елларда Татарстан Президенты ярдәмчесе, Киңәшчесе, Президентның тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе  вазифаларын башкарган иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тимур Акулов туганнарының кайгысын уртаклашты.  Татарстан Президентының Тимур Юрий улы Акуловның хатыны Фәридә Акуловага җибәргән телеграммасында шундый юллар бар:

“Тормыш иптәшегез Тимур Юрьевич Акулов вакытсыз вафат булу белән бәйле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Искиткеч, күпкырлы кеше дөньядан китте. Аның бөтен көче, энергиясе, таланты безнең республикага, Ватанга хезмәт итүгә багышланган иде. Тимур Юрьевич актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек елларында республикада халыкара өлкәдә чын профессионал, компетентлы, оста җитәкче абруен яулады”.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүм Тимур Акуловның катлаулы чорларда Татарстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлеген тәэмин итү системасын формалаштыруны башлаучы, республика белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен күп эш башкарган кеше булуын искә алган.

“Татарстанның ислам дөньясы белән конструктив һәм тыгыз хезмәттәшлеге – шулай ук Тимур Юрьевичның хезмәте.Тышкы элемтәләр департаментында аның канаты астында искиткеч җитәкчеләр һәм белгечләр командасы әзерләнде. Аның безнең арабыздан китүе – Сезнең һәм сезнең гаиләгез, безнең республика һәм Тимур Юрьевич белән хезмәт һәм тормыш юлында очрашкан һәркем өчен зур югалту. Игелекле һәм көчле кеше турындагы якты истәлек безнең белән кала. Сезнең һәм улларыгызның, якыннарыгызның тирән кайгысын уртаклашам. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык телим”, дигән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Т.Ю.Акулов  белән хушлашу мәрәсиме 3 майда 10.00 сәгатьтә Кариев исемендәге театр бинасында (Петербург урамы, 55б йорт) узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*