tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында эшмәкәрләр җыелды
ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында эшмәкәрләр җыелды

ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында эшмәкәрләр җыелды

Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары программа кысаларында  4 секциягә бүленеп утырышлар уздырдылар. “Татар эшмәкәрләренең агросәнәгать өлкәсендә импортка алмаш табу юнәлешендә Татарстан Республикасы структуралары белән хезмәттәшлек итүе” дип исемләнгән секция утырышы  Татарстан Республикасының Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында узды.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин алып барды.

Секциядә ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыгының икътисади анализ һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе – Марат Низаметдинов, Самара өлкәсенең “Хәләл” җәмгыяте генераль директоры – Расих Латыпов, ТР Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлар комитетының рәис урынбасары – Ирек Җиһаншин, ТР министрлар кабинеты аппаратының Агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары идарәсенең куллану базары бүлеге мөдире – Гүзәл  Галиуллина, “Кувака” сәүдә йортының (Пенза шәһәре) генераль директоры – Камил Дәүликамов, Казан дәүләт аграр университетының фән һәм инновация  эшләре буенча проректор – Айрат Вәлиев, Пермь краеның “Крестьян фермасы хуҗалыгы” җитәкчесе – Алмаз Хавыев чыгышлары яңгырады.

Шуны да ассызыклап узарга кирәк, соңгы елларда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы тотрыклы рәвештә уздырылмады. Әмма илдәге икътисади вәзгыять регионара сәүдә-икътисад багланышларын тамырдан үзгәртергә кирәклеген таләп итте, беренче чиратта бу үзгәрешләр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату өлкәсендә гамәлгә керергә тиешлеге искәртелде.

 

6 декабрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бинасында  “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” бөтендөнья форумының пленар утырышы узачак. Утырышта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә. Пленар утырышка кадәр делегатлар ТР агросәнәгать комплексының авыл-хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныша алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*