tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңарыш көткән татар бистәләре
Яңарыш көткән татар бистәләре

Яңарыш көткән татар бистәләре

Адлер-Барнаул поезды, өстәмә 35нче вагонны тагып, милли хис белән янып-көючеләрне үзенә сыендырып, 9 сентябрьдә Казанның тимер юл вокзалыннан Себер тарафына таба кузгалды. Юл уңаенда “Татар шәһәр бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары” Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашучылар саны 54 кә җитте. 11 сентябрь иртәсендә, поезд  Новосибирск каласында тукталыш ясады. Монда ерак юлга сәфәр чыгучыларны өлкәнең татар мәдәнияте үзәге директоры Рауза Тихомирова каршылады. Аннары юл милләттәшләребез 8нче гасырдан ук яшәгән Колыван районының Юрт-Ора авылына ялганды. Монда, халкыбызның борынгылыгын дәлилләп, татар утары төзелгән. Әлеге игелек­ле эшнең башында элекке хәрби, Казанда Россия Ислам институтын тәмамлаган Наил Шаһабетдинов тора. Ул, җирле һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәмен тоеп, якташларын бер йодрык итеп туплап, өмәләр уздырып,  киң колачлы яңарту эшчәнлеген башкарып чыккан, төрле илләрнең сәяхәтчеләрен урмандагы утарда кабул итүне гамәлгә керткән. Ә Новосибирск каласында 1906 елдагы нигездә 2010 елда тернәкләнгән мәчеткә шушы тарафта туып-үскән Рафаэль хәзрәт Сөләйманов җитәкчелек итә. Мулла дини тормыштагы хәлләр турында гыйбрәтләндереп сөйли. Ә татар мәдәнияте автономиясе җитәкчесе Әмир Гәрәевнең чыгышы Алейская урамындагы 16 нчы бинаның – ике катлы балалар бакчасының милләттәшләребез карамагына бирелүе, мондагы төзелеш эшләренең барышы турында иде. Кунаклар белән милләттәшләр яшәешенә кагылышлы мәгълүматын шулай ук милли хәрәкәт әгъзасы, Казан кызы, Новосибирск килене Эльза Кочетова да теләп, ихлас күңелдән бүлеште.

2500 дән артык чакрымга сузылган сәфәрнең чираттагы тукталышы Томск шәһәрендә булды. Биредә, 12-13 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Татарстанның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов катнашында өч тематик секция утырышы узды. Элекке Кәрим бай өендә, хәзерге М.Горький урамындагы 35 нче йортта – Татар мәдәния­те үзәгендә “Татар шәһәр бистәсе – урбанизация һәм глобализация чорында татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең төп чыганагы” турында сүз барды. Татар урамындагы 22нче йортта – Кызыл җәмигъ мәчетенең утырыш­лар залында “Татар авылы – татар халкы тарихының һәм мәдәниятенең төп чыганагы” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Икенче бүлмәдә “Татар торак пунктлары үсешенең актуаль сораулары һәм бурычлары. Күренекле кешеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге. Тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау проблемалары, музей һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр эшен үстерү” мәсьәләләре  көн тәртибенә куелды. Яшь тамашачы театрындагы пленар утырышта өч секция эшчәнлеге турында Казаннан “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков, Азнакайдан язучы Марсель Гарипов, БТК каршындагы Бөтен­дөнья татар эшкуарлары ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев хисап тотты. Чыгышлар төгәлләнгәч, Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының резолюция­се кабул ителде.

15 сентябрьдә, кайту уңаенда, Томск – Мәскәү поезды Екатеринбургта тукталыш ясады. Юл Сакко һәм Ванцетти урамында татар сәүдәгәрләре Агафуровлар салып калдырган 24 нче йортка – Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиллегенә ялганды. Вәкаләтле вәкил Хәйдәр Гыйльфанов бу тирәлектәге милләттәшләр яшәеше турында тарихи белешмә бирде. Илченең сөйләвенә караганда, хәлләр мактанырлык түгел. Мәдәният, сәнгать, мәгариф, әдәбият өлкәсендә татарлыктан яздыручы чигенү күзәтелә. Шәһәр эчендәге –  1879 елда ачылган зират та хәрабәгә әйләнеп бара. Ташбилгеләрнең язуы тоныклана. Янәшәдә барган зур төзелеш каберлекне кысып бара.

Кайчандыр Себердә, Уралда сок­лану уяткан, гөрләп торган татар бистәсе яшәеше бүгенге көндә мес­кенлек чолганышында калган. Туган тел бетү дәрәҗәсенә килеп җиткән. Инде хәзер, тарихыбызны барлап һәм язып булса да, данлы  чакларны хәтердә яңартырга омтылыш ясала. Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы алга шундый максатны куя.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Казан – Новосибирск –
Томск – Екатеринбург – Казан.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*