tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай муниципаль районы буенча узган “Җәлил укулары” бәйгесенең I этабы
Азнакай муниципаль районы буенча узган “Җәлил укулары” бәйгесенең I этабы

Азнакай муниципаль районы буенча узган “Җәлил укулары” бәйгесенең I этабы

11 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе бинасында II халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә 175 бала көч сынашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе З. Миңнеханова чыгыш ясаучыларга уңышлар теләп, чараны ачып җибәрде.

М. Җәлилнең әсәрләре татар, рус, инглиз, әрмән телләрендә яңгырады. Кайбер әсәрләр коллектив рәвештә укылды. Катнашучылар арасында “Яшь җәлилчеләр” – үзләре каләм тибрәтүчеләр дә булды.

Бәйгенең II этабы Бөгелмә шәһәрендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*