tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Җәлил укулары» бәйгесендә катнашучылар саны ике тапкыр арту көтелә
Быел «Җәлил укулары» бәйгесендә катнашучылар саны ике тапкыр арту көтелә

Быел «Җәлил укулары» бәйгесендә катнашучылар саны ике тапкыр арту көтелә

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесендә 12 мең катнашучы булыр, дигән фараз ясады. Бу сан, узган елдагы бәйге белән чагыштырганда, ике тапкырга артыграк. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта сөйләде.

«Узган ел 4 мең тирәсе яшүсмер катнашса, икенче елда катнашучыларның саны 6 меңнән артык китте, ягъни халыкның кызыксынганын күрә башладык. Беренче елда 11 регион, узган ел 21 регион катнашты. Рус, төрек, азәрбайҗан, бурят балаларының да катнашканнары булды. Быел 12 мең катнашучы булыр дип көтелә», — диде ул.

Илгиз Халиков бәйгедә катнашучыларны барлап торуларын әйтте. «Нинди генә бәйге булуга карамастан, без һәрвакыт аларны күз уңында тотабыз. Киләчәктә әлеге бәйгедә җиңгән балаларны бер конференциягә җыясыбыз килә. Кемдер икътисад, кемдер мәдәният һ.б. өлкәләрдә эшләр, шулчак аларга «Җәлил укулары» тормышта ничек ярдәм итте?» — дигән сорау бирәсебез килә», — дигән теләген белдерде ул.

«Күренекле драматург Туфан Миңнуллин: „Дәүләтсез халыкның дәүләте шагыйрь була“, — дигән иде. Бүгенге көндә шагыйрьләр арасында Җәлил кебек билгеле татар кешесе юк дип беләм мин. Үксез балаларның үз телләрендә вата-җимерә булса да катнашуы милләтне бергә туплауның уңышлы формасы. Җәлилне без беләбез, ләкин яшьләр белмәскә мөмкин. Әмма аны пропагандалап тору — игелекле эш», — ди жюри әгъзасы Газинур Морат.

Илгиз Халиков «Җәлил укулары» татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау дәүләт программасына кертелгәнен искәртте. «Димәк, ул ел саен дәүләт тарафыннан финансланачак. Бүләкләрнең кыйммәтле булуында шик булырга тиеш түгел. Узган ел „акыллы“ сәгатьләр, портатив колонкалар, үзенчәлекле милли бүләкләр бар иде. Быел исә нинди бүләк булачагын әйтмибез, серне ачасыбыз килми, аның кызыгы шунда», — диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков әлеге чара өчен акча мәсьәләенә дә ачыклык кертте. «Дәүләт тарафыннан быел „Җәлил укулары“ бәйгесенә 3 миллион сум акча бүлеп бирелде» — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*