tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә “Җәлил укулары”
Әгерҗедә “Җәлил укулары”

Әгерҗедә “Җәлил укулары”

Әгерҗе үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Фән һәм мәгариф, Мәдәният министрлыклары, Милли китапханә, Татарстан – Яңа гасыр телерадиокомпаниясе белән берлектә “Җәлил укулары” исеме астында игълан иткән әдәби бәйгегә багышланган кичә узды. Рәсем ясап һәм Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп осталыкта ярышканнар үз эшләрен үзәк китапханәдә үткәрелгән бүләкләү тантанасында да күрсәттеләр. Беренче тапкыр үткәрелгән I халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең муниципаль этабында җиңгән укучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе җирле бүлекчә җитәкчесе Марс Гатауллин котлады. Ул аларга җирле бүлекчәнең Мактау грамоталарын һәм бүләкләр тапшырды. Ул бу укучыларны әзерләгән укытучыларга, китапханәчеләргә һәм “Ак калфак” оешмасына рәхмәтен җиткерде. Марс Мөбәрәк улы укучыларны алда уздырылачак “Җәлил укулары”нда да 4нче мәктәп укучылары кебек актив катнашырга өндәде, дип хәбәр итәләр безгә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*