tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә старт бирелде
II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә старт бирелде

II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенә старт бирелде

2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: М.Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һәм башкалар) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый. Шулай ук бу елдан яңа номинацияләр дә өстәлә. Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару. Әлеге номинациядә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар өчен дә номинация булдырылды һәм бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларның әсәрләрен татар һәм урыс телендә башкарырга мөмкин.  Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

Бәйге 4 этаптан тора:

1 этап – Татарстан районнары авылларында, регионнарда һәм чит илләр татар иҗтимагый оешмаларында 2019 елның 10 ноябренә кадәр уздырыла.

2 этап – Татарстан  районнарында, регионнарда 1,2,3 урын алган катнашучылар арасында 10 декабрьгә кадәр 12 зонада уздырыла. Әлеге зоналар: Чиләбе, Оренбург, Башкортостан, Ульяновск, Киров өлкәләре зонасы. Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә, Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара районнары һәм Казан шәһәре зоналары.

3 нче этапка узган катнашучылар мәртәбәле жюри карамагына тапшырыла. Әлеге этап берничә көн дәвамында видеоформатта узачак. 3 этапны узган бәйгедә катнашучылар

4 этапка, финалга Казан шәһәренә февральдә чакырылачак. Конкурска кагылышлы барлык мәгълүматлар да Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында һәм конкурсның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында (instagram, vk) урнаштырылачак.

Нигезлмәмә Җәлил укулары 2019-2020

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*