tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” бәйгесенең финалистлары Казанга җыела
“Җәлил укулары” бәйгесенең финалистлары Казанга җыела

“Җәлил укулары” бәйгесенең финалистлары Казанга җыела

Бүген II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең финалы узачак.  Герой-шагыйрьнең ижади мирасын популярлаштыруга үз өлешен керткән яшь талантлар башкалабыз Казанга җыела башлады. Иртәдән бәйгедә катнашып, сынау турларын уңышлы узучыларны теркәү, кунакханәгә урнаштыру бара.

Исегезгә төшерәбез, быел конкурста 7 меңгә якын катнашучы булды. Алар   «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә көч сынашты. Финалга иң яхшылары узды.

Бүген “Тукай клубы”нда  катнашучыларны төп сынау көтә. Аннары алар өчен фронтовик язучыларның балалары белән очрашу  оештырыла.

Иртәгә, 18 февраль көнне, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең йомгаклау концерты үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*