tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзалары ярымфиналистлар чыгышлары белән танышты
“Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзалары ярымфиналистлар чыгышлары белән танышты

“Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзалары ярымфиналистлар чыгышлары белән танышты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең жюри утырышы узды. Конкурсның өченче этабына – ярымфиналга 600 дән артык конкурсант сайлау үткән. Жюри әгъзалары катнашучыларның видеоформатта юлланган чыгышларын карады һәм аларга бәя бирде.

Утырышта жюри рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әзһәр Шакиров; жюри әгъзалары, шагыйрь, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат; “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова; К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Сәләхова; телевидение дикторы, алып баручы Инсаф Абдулла катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәдәният бүлеге хезмәткәре, “Җәлил укулары”н уздыру өчен җаваплы булган Алмаз Нургалиев, быел бәйгедә 6 мең тирәсе бала катнашуын әйтте. Узган елда катнашучылар саны 4,5 мең булган.

  • “Җәлил укулары”нда катнашучылар саны артканнан-арта бара. Кабул ителгән видеолардан күренгәнчә, чыгышлар сыйфат ягыннан да яхшыра. Төбәкләрдә татар телен яхшы белгән күпме сәләтле балалар бар икәнен күрәбез. Узган елда аларның чыгышлары “йомшаграк” булса, быел алар Татарстан балалары белән бертигез дәрәҗәдә. Мәскәү, Петербург, Оренбургта яшәүчеләр бик актив, Чиләбе өлкәсе конкурсантлары чыгышы белән үз җирлекләреннән булган фронтовик-язучылар әсәрләрен башкаруда аеруча кызыклы, – диде Алмаз Нургалиев.

“Җәлил укулары”нда быел Татарстанның барлык диярлек районнары катнашкан, узган елда бәйгедән читтә калучылар 5 район булса, быел – 1әү генә. Төбәкләргә килгәндә, узган елда Россиянең 11 төбәге конкурска кушылса, быел –  сайлап алулар 21 төбәктә узган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*