tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесендә җиңүчеләргә милли бүләкләр тапшырылды
“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесендә җиңүчеләргә милли бүләкләр тапшырылды

“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесендә җиңүчеләргә милли бүләкләр тапшырылды

Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган балаларга калфаклар, танылган зәркан остасы, рәссам Айдар Шәмсетдиновның  табигый ташлар белән бизәлгән зәркан эшләнмәләре, сәгатьләр,  милли киемнәр һәм күн эшләнмәләр авторы Айгөл Сөнгатуллинадан милли сумкалар тапшырылды.

Искәртеп үтәбез, дүрт этапта узган бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдә яшәүче балалар һәм үсмерләр катнашты. Бәйгенең финалистлары 13 февраль көнне Казанда Язучылар союзының “Тукай клубы”нда игълан ителгән иде. Бүген исә, җиңүчеләр катнашында тантаналы концерт үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*