tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җәлил укулары»ннан соң туган сорау: алдаумы, әллә иҗатка тартумы?
«Җәлил укулары»ннан соң туган сорау: алдаумы, әллә иҗатка тартумы?

«Җәлил укулары»ннан соң туган сорау: алдаумы, әллә иҗатка тартумы?

Муса Җәлил халкыбызны бар дөньяга танытыр өчен бирелгән олы бүләктер кебек. Үлеме белән үлемсезлек яулаган бу тиңдәшсез бөек шәхес исеме һәм аның шигырьләре төрле телләрдә яңгырый бүген.

Аларны сөйләгәндә, тыңлаганда, тоткынлыкта да кешелеген югалтмаган зат өчен горурлык хисе тоясың. Ә без татарлар өчен Җәлил – милләт горурлыгы да әле. Шуңа да тамырларында татар каны акканнарның олысы да, кечесе дә Җәлилнең исемен генә белеп калмый, аның батырлыгыннан да хәбәрдар. Татарстанда Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен шактый эшләр эшләнгән. Сарман районының бер матур нефтьчеләр бистәсе – Җәлил исемендә. Талантлы яшь иҗатчыларга бирелә торган Җәлил премиябез дә бар. Башкалабызның үзәгендәге опера-балет театрыбыз да Җәлил исемен горур йөртә. Киләчәк буыннар күңеленә Җәлил рухын уеп калдыруны балалар бакчаларыннан, мәктәп-гимназияләрдән башлыйлар. Даими уздырылып килә торган «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе дә шул изге максатны күздә тота иде. Ә узган елның октябреннән ул, республика чикләрен дә үтеп чыгып, Халыкара статуска ия булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстан республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылган әлеге бәйгедә Татарстан республикасының 38 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 11 регионыннан, дүрт ерак һәм якын чит илләрдән 4 меңнән артык бала һәм үсмер катнашкан. Бәйге шартлары буенча анда өч яшьтән алып 25 яшькә кадәр, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйге җиде номинациядән гыйбарәт. Җәлил шигырьләрен татарча-русча яки дөнья телләрендә уку. Яшь җәлилчеләр дигәнендә яшь иҗатчылар Җәлил турында үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый. Җәлил турындагы әсәрләрне уку, аларга рәсем, Җәлилгә багышланган телевизион сюжет ясау. Шулай ук бу номинацияләр яшь буенча да төркемнәргә бүленгән. Сигез яшькә кадәр, тугыздан 13 яшькә кадәр. 14-17 яшькә кадәр, 18дән 25 яшькә кадәр.

Бәйге дүрт этаптан торды. Беренче этап Татарстан районнары авылларында, регионнарда, чит илләрнең татар иҗтимагый оешмаларында 2018 елның 10 ноябренә кадәр уздырылды. Икенче этап – Татарстан районнарында, регионнарда I,II,III урын алган катнашучылар арасында 10 декабрьгә кадәр уздырылды. Икенче этаптан үткән 976 катнашучының хезмәтләре: 772 видео һәм 204 рәсем өченче этапта мәртәбәле жюри хөкеменә тапшырылды.

Жюри, атна буе төрле яклардан килгән видеоларны карап, гадел бәя бирергә тырышкан. Аннары алар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат конференциясендә үзләренең тәэсирләрен журналистлар белән дә уртаклаштылар.

– Җәлил кебек бөек патриотик шагыйрьне без күтәрмәсәк, кем күтәрер?! Без әле яңарак кына бөек халык икәнебезне, башкалардан ким-хур булмавыбызны исбатларга тырышып киләбез. Бөек шәхесләре булганда гына милләт бөек була. Ә бу яктан татар милләте бик бай. Җәлил кебек милләттәшләребезне дөнья күләмендә күрсәтергә кирәк. Без моның өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Татарстан кебек бай республика Россиядә бүтән юк. Мондый чаралар – татар милләтенең үзаңын, милли горурлыгын уятуда беренче адым. Җәлилнең туган теле, үз милләте өчен дә һәлак булганын аңлатырга кирәк, – диде жюри рәисе Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров.

– Ничә «Вәхшәт» тыңладык икән без?! Төшләргә керә башлады инде ул, – диде Ркаил Зәйдулла, – әмма туйдырмады, киресенчә, сөендерде. Бу укулар Җәлил иҗатын пропагандалауда зур роль уйнар. Кайбер фикерләремне дә әйтеп китәсем килә. Үзем сигез яшемнән шигырь язган малай буларак, балалар иҗат иткән шигырьләргә аеруча ныклы игътибар бирдем. Ләкин өлкәннәрнең балаларны (һәм үзләрен дә) алдарга тырышулары һич кенә дә башыма сыймый. Ул җибәргән иҗат җимешләренең 90-95 проценты өлкәннәр кулы белән язылганы кычкырып тора. Бәлки шулай итеп балаларны иҗатка тартып китерергә тырышалардыр укытучылар. Ул чагында афәрин.

Мондый бәйгеләр бик кирәк. Үрнәк алырлык шәхесләр булырга тиеш. Төрле милләт балалары Җәлилне белеп, аңлап сөйлиләр. Кайберләре үз туган телендә яңгыратты аның шигырьләрен. Муса Җәлил татар теле генә түгел, барлык туган телләр сагына да басты, – дип һич икеләнми әйтеп була.

Актёр, Җәлил премиясе лауреаты Эмиль Талипов җибәрелгән эшләрнең сыйфатына тәнкыйть аша карады.

– Аларның төрлесе бар иде. Кайберләре «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, ярамаган тагын!..» дип кенә эшләнгән. Катнаштыкмы катнаштык. Мондый өлкәннәрнең балалары кызганыч. Алар ихластан тырышканнар ич инде.
– Ярый әле күпчелеге алай өстән генә карамаган, – дип дәвам итте сүзне шулай ук лауреат актриса Резедә Сәләхова. – Сәләтле укытучылар, алар тәрбияләгән талантлы балалар күбрәк булды. Җиңүчеләр дә шулар. Калганнарга мондый киң масштаблы эшкә җитдирәк карарга киңәш итәр идек.

– Туган телебезне, милләтебезне киләчәктә дә яшәтеп калу турында уйланган бүгенге заманда милләтебезнең рухи аңын уятырга ярдәм итә торган бәйге булды ул. Балалар бик тырышкан. Моны Җәлилгә ихтирам дип аңладык. Ә без гадел бәяләргә тырыштык. Оештыручыларга рәхмәт, – диде Ленар Шәех.

Конгресс вәкиле Алмаз Нургалиев фикеренчә, жюри әгъзаларының алтысы Җәлил премиясе лауреатлары булу бу бәйгенең дәрәҗәсен күрсәтә, – диде. – Кечкенә балалар чатнатып үз телләрендә сөйләсәләр, үскән саен, туган телдән читләшү бара. Үсмерләр номинациясендә гел инглиз телендә генә шигырьләр яңгырады. Бу бер яктан сөендерсә, икенче яктан шактый борчуга салды безне.

Әйе, бу бәйге беренче тапкыр мондый масштабта үткәрелсә дә, үзенең максатына ирешкән дип санарга була. Китаптан ераклашкан яшь буынны, замана баласын кабат бу мәңгелек хәзинәгә якынайтырга тырышуын гына искә алу да җитә. Актив районнарны да белдек. Болар: Биектау, Азнакай. Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан малай-кызлары да үзләренең Җәлилне яратуларын тырышып исбатлаганнар. Җиңүчеләр финалга 13 февраль көнне Татарстан Язучылар берлеге бинасының Тукай клубына чакырыла. Бәйгенең йомгаклау кичәсе Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак. Ул ике өлештән торачак. Беренче өлеш җиңүчеләрне бүләкләү булса, икенче өлеш – Җәлил тормышына багышланган театраль күренеш. Анда артистлар белән бергә, җиңүче балалар да катнашыр дип көтелә.

Озак истә калырлык, онытылмаслык вакыйгалар көтә аларны. 13 февральдә – шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова һәм Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу, ә 15 февральдә – Җәлил һәйкәленә чәчәк салу һәм Татарстан милли китапханәсендә Моабит дәфтәрләренең оригиналларын күрү бәхете. Никадәр җуелмас тәэсирләр. Кабатланмас хисләр! Кулларына каләм тотканнар аларны яңа шигырьләр, яңа әсәрләр итеп, алдагы конкурсларда яңгыратыр әле. Мондый файдалы кирәкле һәм бик вакытлы бәйге беренчесе булса да, соңгысы булмас, иншалла. Әле мондый укулар үткәрүләрен көтеп,туган тел сагына басарга чират торучы Тукай, Такташларыбыз да бар бит.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*