tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 06 нчы апрельдән – 10 нчы апрельгә кадәр конгресс онлайн режимда эшләячәк
06 нчы апрельдән – 10 нчы апрельгә кадәр конгресс онлайн режимда эшләячәк

06 нчы апрельдән – 10 нчы апрельгә кадәр конгресс онлайн режимда эшләячәк

Инде билгеле булганча, 02 нче апрельдә Россия Президенты Владимир Путин халыкка кабат видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул 28 нче мартта игълан ителгән эшләми торган атна, коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, ай ахырына кадәр озайтылу  хакында игълан итте. Тормыш өчен мөһим булган учреждениеләр генә үз эшен дәвам итә. Болар арасында хастаханәләр, даруханәләр, дәүләт учреждениеләре, азык-төлек кибетләре.

Эшләми торган атна озайтылу сәбәпле, Бөтендөнья татар конгрессы да 06 апрельдән 10 нчы апрель аралыгында онлайн режимда эшләячәк. Татарлар тормышына кагылышлы яңалыклар хакында конгресс сайтында күзәтеп бара алачаксыз. Барыгызга да саулык телибез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*