tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Путин өчен!
Бөтендөнья татар конгрессы Путин өчен!

Бөтендөнья татар конгрессы Путин өчен!

Хөрмәтле ватандашлар!

Татар халкының күп гасырлардан килгән үзенчәлекле тирән тарихы, бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Татар язмышы Россия дәүләте белән тыгыз бәйләнгән. Бүген дә Россия күп милләттәшләребезнең  тарихи ватаны булып тора.

Аның үзенчәлеге әлеге җирлектә яшәүче халыкларның бердәмлегеннән һәм дуслыгыннан гыйбарәт. Тарихтагы уртак казанышларыбыз һәм уңышларыбыз, бергәлектә кичергән сынаулар күпмилләтле дәүләтне  чыныктырды, көчле итте. Әлбәттә, татар халкының илебездә үзенең лаеклы урыны бар. Татарлар  күп гасырлардан  бирле, илебезнең  якты киләчәген булдыруга хезмәт итә.

Белгәнебезчә, Россия һәм аның күпмилләтле халкы хәзерге заманда дөньяда барган вәзгыять тәэсирендә катлаулы чор кичерә.  Дәүләтебезгә каршы яшерен эш алып баручылар Россиядәге тотрыклылыкны, җәмгыятьттәге тынычлыкны  бетерергә, безне берләштереп торучы халыклар бердәмлеген какшатырга телиләр.

Тарих сәхифәләреннән  күренгәнчә, дәүләтебезгә килгән хәвеф-хәтәрләр безне тагын да көчлерәк итә, берләштерә. Шуңа да  Россиянең көчле һәм абруйлы юлбашчысы булу, дәүләтебез өчен төп шарт  булып тора.

Татарлар арасында гомер-гомергә милләтпәрвәрләр һәм дәүләт эшлеклеләре  үз вөҗданнарына һәм намусларына тап төшермичә, тормышыбызның авыр вакытларында илебезгә тугрылыклы булып калдылар. Бүгенге көндә  Россиянең ныгуы күп илләрнең ачуын китерә. Бу вәзьгыятьтә  илебез  халыкларының  бердәм булуы шарт. Россия бердәм булганда гына, биредә яшәүче халыкларның  киләчәге якты һәм өметле.

Сайлау алды көннәрендә төрле вәгъдәләр һәм өндәмәләр яңгырый. Әлбәттә, без бу сүзләрнең хакын беләбез, шуңа күрә дә беренче чиратта без тотрыклы үсеш һәм алгарышка өмет баглыйбыз. Үзенең киләчәген татар халкы Владимир Владимирович Путин белән бәйли.

Барлык ватандашларыбызны да сайлауларда актив катнашырга һәм хәзерге Президентыбызның сәяси курсын хупларга чакырабыз.

Без көчле Россия, көчле Президент Путин өчен!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*