tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы” конкурсының җиңүчеләре билгеле булды
“Әниемнең җылы кочагы” конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Әниләр көне” уңаеннан конкурс оештырды. Ул әниләргә хөрмәт тәрбияләү, әниләребезгә багышланган шигырҗләрне барлау максаты белән оештырылды. Анда катнашучыларга үзе язган шигырьне укырга, башка авторлар әсәрләрен сөйләргә, җырларга, әниләребез турында инша язарга мөмкин бирелде.

Конкурска старт 01 нче ноябрьдә бирелде. Ул 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итте. Анда Татарстанның Кукмара, Актаныш, Тукай, Әлмәт, Нурлат, Әтнә, Питрәч, Азнакай районнарыннан, Казан, Алабуга шәһәрләреннән  һәм Башкортстан Республикасы, Свердловск, Төмән өлкәләреннән балалар да, яшьләр, өлкәннәр дә катнашты. Барлыгы 56 кеше. Алар үзләренең видеоларын инстаграм битенә урнаштырдылар. Иншалар “Татарлар” газетасында басылып чыгачак. Аларның кайберләрен инде бастырылды да. Һәм менә оештыручылар җиңүчеләрне сайлап алды.

Үзе язган шигырьне укучылар арасында:

7-12 яшькәчә

1. Таңсылу Сәлахова (Актаныш)
2. Фирзәр Шәяхмәтов ( Актаныш)

13-17 яшькәчә

1. Ләйсән Сәлахова (Актаныш)

18 яшьтән өлкәнрәк

1. Сөнгатулла Бекенин (Тубыл)

Башка авторның шигырен сөйләүчеләр арасында:

7- 12 яшькәчә

1. Алинә Сабитова (Кукмара)
2. Камилә Галиуллина (Актаныш)
3. Алсу Нургалиева (Нурлат)

Әнвәр Таишев (Казан) Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

13-17 яшькәчә

1. Аделина Нурумбетова (Казан)
2. Диләрә Ямаева (Казан)
3. Сөмбелә Мөбәрәкшина (Казан)

18 яшьтән өлкәнрәк

1. Гөлшат Солтанова (Әлмәт, Бишмунча)
2. Римма Шәрипова (Тубыл)
3. Илзирә Галимбекова ( Казан)

Мәфуза Мортазина (Тубыл) рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында: 

1. Азат Шәйхиев (Әтнә) – 3 яшь
2. Ясминә Хәбибуллина (Казан) 5 яшь
3. Динә Афризунова (Свердолвск) 4 яшь
4. Эмилия Фәттахова (Кукмара) 4 яшь
5. Камилә Габдерахманова (Кукмара) 6 яшь
6. Әдилә Зыятдинова (Казан) 6 яшь
7. Әмир Нигъмәтуллин (Казан) 4 яшь

Инша язучылар арасында:

1. Алсу Зиннурова (Казан)

2. Раушания Захарова (Казан) һәм Зәйфә Салихова (Башкортстан)

3. Илвена Садыйкова (Башкортстан) һәм Искәндәр Нәҗмиев (Мамадыш)

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр конкурста иң активы булды. Оештыручылар алар арасында урыннар билгеләмәскә карар кылды.Сайлап алынган сабыйларның барсы да җиңүче дип игълан ителә. Бүләкләү тантанасы  гыйнварь аенда Казанда булачак. Көне һәм үткәрү вакыты алдан хәбәр ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*