tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле өлкәннәребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Өлкән буын кешеләре һәрберебез өчен зирәклек, белем, тормыш тәҗрибәсен, рухи кыйммәтләрне һәм милли гореф-гадәтләребезне  саклаучы булып тора. Өлкән кешеләребезне хөрмәт итү – урта һәм яшь буынның асыл бурычы. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, – ди татар халык мәкале.

Кадерле әби-бабаларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез! Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телим, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Олуг ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе                                                            В.Г. Шәйхразыев   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*