tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан аэропорты Бөек Тукаебыз исемен йөртергә лаек!
Казан аэропорты Бөек Тукаебыз  исемен йөртергә лаек!

Казан аэропорты Бөек Тукаебыз исемен йөртергә лаек!

Бу көннәрдә халыкара аэропортлар исеменә тавыш бирү дәвам итә. «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында «Казан» халыкара аэропортына һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәре өчен дә тавыш бирү бара.

Хөрмәтле милләттәшләр. Бөтендөнья татар конгрессы “Казан” аэропортына –халкыбызның бөек шагыйре, милләтебезнең горурлыгы булган затлы улы Габдулла Тукай исемен бирү өчен тавыш бирергә чакыра. Казан аэропортына  Габдулла Тукай исемен бирү өчен үз тавышыбызны бирик! Бердәм булыйк!

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр бара. Моны берничә ысул белән эшләргә мөмкин:

  1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
  2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
  3. 8-800-707-9317 номерына шалтыратып.
  4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*