tatruen
Баш бит / Рәсми басма / Кемерово, без синең белән…
Кемерово, без синең белән…

Кемерово, без синең белән…

Кемероводагы тетрәндергеч хәлләр бөтен ил халкы фаҗигасына әверелде. Күпләгән кешеләрнең, бер гөнаһсыз балаларның, гомере өзелүе беребезне дә битараф калдырмады, һәрбер кеше аны үз кайгысы, үз хәсрәте итеп кабул итте.

Бөтен ил Кемерово халкы белән күз яшьләре түгә. Бу фаҗига күпме кешенең иң якын, иң сөекле кешеләрен, бәгырь җимешләрен вакытсыз алып китте. Әлбәттә, якыннарын югалтучыларның күңел сыкрауларын бернинди сүзләр белән дә басып булмый. Әмма бөтен ил кемероволыларның кайгысын уртаклаша. Россия халкының бердәмлеге, авыр минутларда терәк-таяныч булырга омтылуы вакытсыз арабыздан китүчеләрнең туганнарына бу кайгыдан аз булса да арынырга көч бирер, дип өметләнәбез.

Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына Аллаһы Тәгалән ныклык һәм сабырлык бирсен, зыян күрүчеләргә исә тизрәк савыгырга язсын.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*