tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисенең котлау сүзе
Милли Шура рәисенең котлау сүзе

Милли Шура рәисенең котлау сүзе

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә

 

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Сезне Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәм.

Сез Россиянең күренекле дәүләт эшлеклесе һәм талантлы җитәкче буларак абруй казанган шәхес, Ватаныбызда гына түгел, дөнья күләмендә танылу алган көчле сәясәтче. Сездәге бетмәс-төкәнмәс энергия, җитәкчелек таланты һәм эшкә бирелгәнлек барыбызга да үрнәк булып тора. Дөньяга сибелгән халкыбызны берләштерүдә Сезнең өлешегез бәяләп бетергесез зур.  Киләчәктә дә,  халкыбызның бөтен нечкә кичерешләрен аңлап һәм тоеп яшәргә,  ныклы адымнар белән алга барырга язсын. Изге  гамәлегездә Сезгә зур уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим. Балалар, оныклар рәхәтен күреп озак яшәргә язсын.

Хөрмәт белән,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли Шура рәисе      Васил Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*