tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
«Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы  РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

«Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

ПРОЕКТ
Казан шәһәре
20 июль 2018 ел

 IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар  мөселманлык, гражданлык һәм милли үзенчәлекләрне сакларга һәм Россия Федерациясе законнарын үтәргә бирелгәнлекләрен раслыйлар.

IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар Россиядәге мөселман өммәте өчен традицион булган рухи кыйммәтләргә таянып, татар халкының милли гореф-гадәтләренә тугрылыкларын белдерәләр һәм түбәндәгеләрне игълан итәләр:

  • танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууының 200-еллыгы кысаларында мәшһүр мәгърифәтченең һәм башка татар иҗтимагый фикере вәкилләренең фәлсәфи карашларын тарату өстендә эш алып барырга;
  • ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан Татарстан мәчетләренә татар телен кертү практикасын хуплап, әлеге файдалы тәҗрибәне Россия регионнарындагы татар дини оешмаларына тәкъдим итәргә;
  • Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия Федерациясе регионнарындагы мөселман диния нәзарәтләре ярдәме белән Россия татарлары һәм мөселманнарының рухи, дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә                          дини һәм милли-мәдәни оешмаларның уртак эшчәнлеген дәвам итәргә;
  • “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру өлкәсендә конкрет чаралар комплексын әзерләргә;
  • Болгар ислам академиясенең милләтара, динара татулык һәм тынычлыкны ныгыту максатыннан Россиядәге мөселман өммәте өчен кадрлар әзерләү эшчәнлеген оештыруда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хакимиятләренең тырышлыгын хупларга;
  • мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә туган телне, нәфис һәм дини-мәгърифәти әдәбиятны, мәдәни традицияләрне өйрәтү буенча курслар оештыру эшчәнлеген активлаштырырга. Татар яшьләрен милли рухи кыйммәтләргә якынайту һәм дини, этник үзаңнарын үстерү максатыннан  дини общиналарның һәм милли оешмаларның бердәм эшчәнлеген булдырырга;
  • хәләл стандартлар буенча тикшерүләрне арттырырга һәм ислам дине таләпләре нигезендә продукцияне, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү буенча эшләрне яхшыртырга;
  • Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы, Ислам мәгарифе Советы эшчәнлеген дәвам итәргә. Татар яшьләрен үз илебездәге дини уку йортларында белем алырга тартуны активлаштырырга;
  • милли-мәдәни оешмаларга эшмәкәрләр белән берлектә ислам мәгарифенә, мөселман басма һәм электрон ММЧ үсешенә, интернет челтәрендә татар телле сегментны арттыруга йөз тотарга;
  • алга таба да Россиянең ислам дөньясы белән конструктив якынаюына, ислам бизнесы принципларын куллануга, милләтара һәм динара өлкәдәге багланышларда Татарстанның һәм башка регионнарның уңай тәҗрибәсен таратуга теләктәшлек белдерергә;
  • татар-мөселман җәмгыятен Әбү Хәнифә мәзхәбе традицияләрендә һәм татар дини мирасы нигезендә берләштерү буенча эшчәнлекне активлаштырырга;
  • мөселман мәхәлләләренә, татар җәмәгатьчелегенә, экспертлар җәмгыятенә һәм ММЧ вәкилләренә исламофобия, экстремизм, терроризм һәм ксенофобиягә каршы торуда бердәм булып уртак фикердә торуны тәкъдим итәргә;
  • мөселман эшлеклеләренең һәм фәнни җәмгыятьләрнең Ислам дине, татар халкы тарихы буенча китаплар һәм әсбаплар төзүне, мөселман басмаларын тикшерүне оештыру буенча эшчәнлекне активлаштырыга.
  • Дини басмалар һәм ММЧ эшчәнлеген камилләштерергә;
  • Мөселман мәхәлләләрендәге эшчәнлекне камилләштерергә, мәчетләрнең мәгърифәти эшчәнлеген үстерергә, махсус журналларда гаилә төзү, бала туу, исем кушу, вафат булуны теркәп барырга, һәр мәхәлләнең демографик вәзгыять буенча бердәм мәгълүмати базасын булдырырга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*