tatruen
Баш бит / Рәсми басма / РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар милли–мәдәни оешмалары җитәкчеләре игътибарына
РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар милли–мәдәни оешмалары җитәкчеләре игътибарына

РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар милли–мәдәни оешмалары җитәкчеләре игътибарына

РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге

татар милли–мәдәни оешмалары житәкчеләренә

Хөрмәтле житәкчеләр!

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов агымдагы елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ирештергән Юлламасында “Татар халкының үсеш стратегиясен” булдыру мәсьәләсен күтәрде. Әлеге нисбәттән, махсус җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы, дәүләт органнары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләреннән эшче төркем тупланды. Мин җитәкләгән эшче төркемнең карары нигезендә РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар милли-мәдәни оешмалары аша Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең фикер һәм тәкъдимнәрен туплау зарурияте бәян ителде.

Хөрмәтле милләттәшләр! Әлеге карарны үтәү йөзеннән үзегез яшәгән төбәкләрдә халыктан сораштыру уздырып, милләттәшләребезнең “Стратегия”гә карата уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен туплап, аларны активлаштырып Сез бик кирәкле эш башкарыр идегез. Бу мәгълүматларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына юллавыгызны сорыйм.

Элемтә өчен тел.: (843) 236–59–16, е-mail.: tatar-congress@mail.ru

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*