tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкы үсеше Стратегиясен әзерләү буенча эшче төркем төзелде
Татар халкы үсеше Стратегиясен әзерләү буенча эшче төркем төзелде

Татар халкы үсеше Стратегиясен әзерләү буенча эшче төркем төзелде

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татар халкы үсеше Стратегиясен әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм республиканың дәүләт органнары һәи иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татар халкы үсеше Стратегиясен әзерләү буенча эшче төркем төзелде. Документны әзерләү барышында стратегик юнәлешнең нигезе тулыландырылачак, яңа тәкъдимнәр каралачак.

Искәртеп үтәбез, 24 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Үз юлламасында ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә дә тукталды.

«Республикадан читтә яшәүче татарларга булышлык күрсәтү, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу – Татарстанның конституцион бурычы. Үткән Бөтендөнья татар конгрессы съездлары әлеге сорауларның аеруча актуаль булуын күрсәтте.

Җаваплы булган хөкүмәт органнарына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар федераль милли-мәдәни оешмасына тиешле структуралар белән тыгыз элемтәдә тору, эшчәнлекнең төрле формаларын куллану, шул исәптән, «Ана теле» челтәрен киңәйтү кирәк.

Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татарларны милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булырга тиеш. Искәртеп үтәм, бу эш өчен Бөтендөнья татар Конгрессы җаваплы», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*