tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар графигы
Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар графигы

Татарстан районнарында Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган утырышлар графигы

Агымдагы елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев Татарстан Республикасы районнарындагы Татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре һәм районнардагы татар активы белән очрашулар уздырачак. Очрашуның төп максаты – Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу һәм тәкъдимнәрне барлау.

Беренче җыелыш 16 нчы гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә Арча педагогия көллиятендә узачак. Биредә Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан вәкилләр катнаша.

18 нче гыйнвар көнне утырыш Нурлат районында үтә. Биредә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан килгән татар җәмәгатьчелеге фикер алышачак.

23 нче гыйнварда Татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган утырышны Бөгелмә шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Бу мәйданчыкта Баулы, Ютазы, Лениногорск, Азнакай, Әлмәт районында яшәүче милләттәшләребез җыела.

25 нче гыйнварда исә очрашу Яр Чаллы шәһәрендә билгеләнгән. Биредә Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарыннан вәкилләр катнашуы көтелә.

30 нчы гынварда Буада Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Лаеш, Чүпрәле районнарыннан һәм Болгардан килгән татар җәмәгатьчелеге Татар халкы үсеше стратегиясенә карата фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*