tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының Резолюциясе
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумының Резолюциясе

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының Резолюциясе

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”
форумының Резолюциясе

Яр Чаллы шәһәре 30 ноябрь 2018 ел

Агымдагы елның 30 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең IT-паркында узган ХIII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында катнашучылар мондый чараны татар бизнесы вәкилләре өчен һәр елны көтеп алына торган мөһим вакыйга буларак билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, бу форумнар бүгенге дөньяда бизнес кору һәм аны киләчәктә үстерү серләре турында фикер алышу белән генә чикләнмичә, татар милли хәрәкәте алдында торган бурычларны җентекләп тикшерү, татар бизнесы вәкилләрен, халкыбызның милли аңын үстерүгә, туган телне, милли мәдәниятны, гореф-гадәтләрне торгызу эшенә тартырга ярдәм итә.

Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар уздырганда, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның һәр елны бөтен дөньядан килгән бизнес вәкилләре белән очрашулары аерым әһәмияткә ия. Шулай ук, Татарстанның рәсми делегацияләренең Русия төбәкләренә һәм чит илләргә кылган сәфәрләре барышында оештырылган очрашулар да бик мөһим һәм файдалы. Нәтиҗәдә татар оешмаларының Татарстан белән булган элемтәләре елдан-ел киңәя, ныгый бара.

Форумда катнашучылар Татарстан Республикасы хакимиятләренең һәм татар җәмәгать оешмаларының Русия Федерациясенең конституцион нигезләрен ныгытуга керткән өлешләрен билгеләп үтәләр һәм Татарстанның татарлар күпләп яши торган төбәкләр белән икътисади һәм мәдәни багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән тырышлыгын югары бәялиләр.

Татарстан Республикасының Русия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләр белән эшлекле хезмәттәшлеге турындагы мәгълүматләр белән танышып, пленар утырышта көнүзәк мәсьәләләрне карап, делегатларның чыгышларын тыңлаганнан соң, Форум түбәндәге нәтиҗәләргә килде:

1. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумнарының гамәлиятен хупларга, биредә яңгыраган эшлекле тәкъдимнәрне татар дөньясына
җиткерергә һәм аларның тормышка ашырылуын тәэмин итәргә, татар эшмәкәрләрен һәм аларның оешмаларын Татарстанның инвестиция мәйданнарына, аерым икътисади зоналарына, муниципаль берәмлекләренең сәнәгать паркларына җәлеп итәргә;

2. Татар бизнес вәкилләренә туган телне, мәдәниятны, тарихны, гореф-гадәтләрне торгызу белән шөгыльләнүче оешмаларга ярдәм итүне өстенлекле максат итеп санарга;
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында “Елның иң уңышлы эшмәкәре” премияләрен булдыру максатында аерым акчалата 5 грант бүлеп бирүне сорарга;

4. Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән Форумда яңгыраган тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча дәүләт оешмаларының ярдәм итүен оештыруны сорарга;
5. Туризмны киңәйтү һәм Татарстанның татарлар күпләп яши торган төбәкләр белән элемтәләрен ныгыту өчен яңа транспорт-логистика хезмәтләрен җайга салуны икътисад өлкәсендә өстенлекле юнәлеш дип карарга;

6. Татарстан Республикасының Русия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге рәсми вәкилләреннән җирле татар бизнес вәкилләре һәм җирле татар оешмалары белән хезмәттәшлекләрен көчәйтүне сорарга;

7. Татарстан Республикасында киләсе 2019 елны “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан ителү уңаеннан, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына Казакъстанның “Илдәш” Татар гуманитар үзәгенең эшче һөнәрләргә өйрәтә торган онлайн укыту проектына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итәргә;

8. Татар эшкуарларының яшьләрдә тарихи һәм милли үзаң тәрбияләүче проектларда катнашуын тәэмин итәргә, гаилә шәҗәрәләрен төзүгә, татар авыллары тарихын язуга һәм күренекле татар химаячеләренең исемнәрен мәңгеләштерүгә ярдәм итәргә;

9. Эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills 2019” Бөтендөнья чемпионатына әзерлек кысаларында татар ашлары пешерү, милли киемнәр тегү һәм махсус сувенирлар әзерләү эшен киң җәелдерергә;

10. “Чиста су” дип аталган максатчан федераль программаны тормышка ашыру максатында, ЧҖҖ “Аквалид” ширкәтенең яңа технологияләрен куллануны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгына тәкъдим итәргә;

11. Узган Форумда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән “Хәләл яшәү рәвеше – сәламәт милләт” программасын булдыру максатыннан Төмән шәһәренең “Нейрохирургия федераль үзәге” баш табибы А.А. Суфианов башлангычын хуплап аңа ярдәм итүне сорап Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*