tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Барыгызны да “Татарча диктант” язуда катнашырга чакырып калам
Васил Шәйхразиев: Барыгызны да “Татарча диктант” язуда катнашырга чакырып калам

Васил Шәйхразиев: Барыгызны да “Татарча диктант” язуда катнашырга чакырып калам

Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар!

Татарлыгыбызның төп билгеләренең берсе – әби-бабайларыбыздан мирас булып килгән туган телебез. Буыннан-буынга васыять итеп сакланган татар теле – төрле болгавыр заманнарны кичерде, ул янды да, туңды да, әмма югалмады. Телебезнең сакланып калуында динебез, иманыбыз ныклыгы да үз ролен уйнады.

Бүгенге көндә телебезнең кулланылышы, аны исән-имин киләчәк буынга җиткерү үзебезнең кулларда. Кадерле дуслар, агымдагы елның 27 октябрендә Россия Федерациясенең 60 регионында, 20 чит илдә “Татарча диктант” язачаклар. Бу чара бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең бердәмлеге дигән сүз. Әлбәттә, урыннардагы активистларга җирле җитәкчелекнең, белем бирү учреждениеләренең, китапханәләрнең ярдәме һәм теләктәшлеге кирәк. Шуңа күрә “Татарча диктант” үзара ярдәмләшеп, татар телен популярлаштыруда чираттагы зур адымыбыз булсын. Безнең максатыбыз – туган телебезгә  ихтирам уяту, татар телен кулланучыларның даирәсен киңәйтү. Милләтләргә һәм диннәргә аермыйча, һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Безнең бердәмлек үзенең нәтиҗәләрен бирүенә шигем юк. Барыгызны да актив рәвештә “Татарча диктант” язуда катнашырга чакырып калам.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*