tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватанны саклаучылар көне белән!
Ватанны саклаучылар көне белән!

Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәбез. 23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм үз халкына, илебез иминлеге өчен хезмәт итүче батыр кешеләргә карата тиешле хөрмәт, ихтирам йөзеннән озак еллар дәвамында билгеләп үтелә. Тарихның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде. Һәр кеше илебез иминлеге, милләтебез үсеше өчен үз өлешен кертә, Ватан алдында изге бурычын үти. Шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме.

Кадерле дуслар, илебез ишекләрен сугыш афәтләре какмасын, күгебез һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*