tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Культура» каналы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Сеңел» фильмын күрсәтә
«Культура» каналы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Сеңел» фильмын күрсәтә

«Культура» каналы Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән «Сеңел» фильмын күрсәтә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 һәм Башкорстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан әдипнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңел» фильмы янә телевизион экранга чыгачак.

«Сеңел» фильмы «Культура» гомумроссия дәүләт телевизион каналында 18-19 апрельдә 19.45 һәм 10.05 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Әлеге хәрби драманың (режиссеры – Александр Галибин) Бөтенроссия премьерасы 2019 елның сентябрендә булган иде.

Кинокартина киң аудиториягә исәпләнгән – ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булыр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*