tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле булды
2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле булды

2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле булды

Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталары турында хәбәр итә.

2019 ел Һиҗри буенча 1440 ел уртасы һәм ахыры – 1441 ел башы һәм уртасына туры килә. Һиҗри календарьда унике ай һәм яңа ел Мөхәррәм ае белән башлана. Мөселман айларының башын һәм ахырын билгеләгән вакытта Диния Нәзарәтенең Голәмаләр шурасы Татарстан җирлегенең географик үзенчәлекләренә һәм астрономия фәне мәгълүматларына таяналар.

Шулай итеп, 2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июнь (сишәмбе) – Ураза бәйрәме. Рамазан аенда ихлас күңелдән кылган дога вә ялвару, тәүбә вә истигъфар кабул кылынуы күп дини чыганакларда әйтелә.

Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм – Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә.

Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгын алу өчен, изге айлар һәм мөбарәк кичәләрне бар кылган. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә. Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт кичәләре, Гарәфәт һәм Гашурә көне, Мәүлид ән-Нәби даталары белән ДУМ РТ сайтында “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә таныша аласыз.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*