tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” Алексеевски районы Коры Көрнәле авылына 800елга багышланган кичә үткәрде
“Ак калфак” Алексеевски районы Коры Көрнәле авылына 800елга багышланган кичә үткәрде

“Ак калфак” Алексеевски районы Коры Көрнәле авылына 800елга багышланган кичә үткәрде

Сигез йөз ел – күпме бу, азмы? Төрле мәдәниятле халык яшәгән төбәк турында гына уйласаң, бу күп тә түгел кебек. Кабер ташларына карап кына бу еллар турында язсаң, әле аңа кадәр дә кеше яшәгән­дер бу җирләрдә дигән уйлар да башка килә. Тарихы гаҗәеп бу авылның.

Табигый, авылның төп байлыгы – гади, киң күңел­ле, тырыш һәм хезмәт сөю­чән кешеләре. Күренекле шә­хес­ләр­дән Советлар Союзы Герое Хәбибулла Нә­биулла улы Хәйруллин, ге­нерал-майор Зәки Йосыф улы Котлин, хәр­би бурычын үтәгән­дә Әфганс­танда һә­лак булган Фәрит Галимҗан улы Шәй­дуллин шушында туган. Бөек Ватан сугышы кырында 93 авылдаш ятып калган.

Күптән түгел Коры Көр­нәле авылының 800 еллык бәйрәме билгеләп үтел­де. Күп еллар югары вазифаларда эшләгән Зиннур Бә­широв бәйрәмне оештыруны башлап йөрүче булды. Мәдә­ният йортында мил­ли моңнар ише­телә. Фойеда – күргәз­мәләр. Алар­да авыл та­рихы, ха­лыкның кул эш­лә­ре.

Күптән бер-берләрен күр­­мәгәннәр күрешә, ко­чак­лаша, хәл-әхвәл сораша. Бер-бер­лә­рен танымый торучылар да бар.

Бәйрәмне күп еллардан бир­ле авыл мәдәниятен үсте­рүгә зур өлеш керткән мәдә­ният йорты җитәкчесе Дил­бәр Казакова ачып җи­бәрде. Авыл җирлеге башлыгы Хә­мит Медведев та кайткан кунакларны, авыл халкын бәй­рәм белән котлады. “Алтын ай” коллек­тивы, гармунга кушылып, “Көр­­нә­ле” җырын җыр­ла­ды.

Бәйрәмне район башлыгы урынбасары Николай Чурин дәвам итте. Ул шушы елларда Көрнәле тарихында эз калдырган кешеләргә рай­он администрациясе баш­лыгы исеменнән мактау кәгазь­ләре тапшырды.

Башкалабыздан килгән галим, “Коры Көрнәле тарихы” китабы авторы Илһам Гомәров чыгышын да халык зур игътибар белән тың­лады. Театраль­ләште­рел­гән тамаша мәдәният йортына җыел­ган бар халыкны шаккатырды. Коры Көрнәле авылының килеп чыгуы турында риваятьне Дилбәр Казакова (авторы) һәм Кр. Баран авылы клуб мөдире Володя Анисимов сәхнә­ләш­терде. Уракчы кызлар биюе, яшьләр җыр­лары, кич­ке уеннар аулак өй күренеш­ләре белән үрелеп барды. Авыл мәдәният йорты үзеш­чән артистларының чыгышын караганда күбе­се­нең күзләре яшьләнде. Мә­дә­ният йорты залына гына сый­мыйча, фойеда да урын алган халык гөрләтеп кул чапты. Казаннан килгән мәртәбәле артистларны да халык рәхәтлә­неп тыңлады.

Утыз елдан артык гомерен мәктәпкә, балаларга багышлаган укытучы, тарихчы, Көрнәле музеена нигез салучы, авыл тарихын өйрә­нүче, чыгарылган китапка бик күп мәгълүмат бирүче Коры Көр­нәле кызы Резедә Фатыйхова халыкны авыл тарихына кагылышлы бик күп кызыклы материал белән таныштырды.

Читкә киткән авылдашлар туган якны сагынып кайталар, социаль челтәр­ләрдә аралашалар. “ВКон­такте“­да “Туган авылым” төр­кемен төзү­че Көрнәле кызы Гөлфинә Вәлиуллина-Гусева авыл тор­мышы бе­лән даими кызыксынып тора. Төркемдә Көрнәлегә багышланган клиплар, фото­сурәтләр, җырлар куелып барыла, кешеләре турында языла. Гөлфинә ханым үзе дә чыгыш ясады һәм мә­дәният йортына элеккеге укытучылар коллекти­вы­ның зурайтылган фотосу­рәтен бүләк итте. Озак еллар район мәдәният йортында эшләүче Гөлфәния Казилова, “Көрнәле егетлә­ре” ансамбле чыгышлары да халык күңеленә хуш килде.

Сигез гасыр вакыт эчен­дә нинди генә вакыйга булмаган, кемнәр генә яшәмә­гән авылда… Хәзергесе көн­­дә 120 хуҗалык бар. Алар арасында әби-ба­ба­лары борынгыдан гомер кичергән­нәр генә түгел, Көрнәле авылы табигатенә гашыйк җаннар – ераклардан кү­ченеп кайтучылар да бар.

Яшь гаиләләрдә балалар үсә. Үсмер егетләр авылны ярата, башка җиргә чыгып ки­тәселәре килми. Җәй көне авыл урамнары әбиләренә кунакка кайткан балалар тавышына тула.

Көрнәленең иң калку урынында кешеләргә иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет салынган. Һәр көн­не аннан моңлы азан яң­гырый, авылның яше-карты мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый.

Авыл кешеләре белән матур. Бүген 337 кеше яши биредә. Авылдашларны бер­ләштергән урыннар бихисап. Табигать кочагында Тигәнәле буасы, Елга буе, Сабантуй мәйданы һәм мә­дәният йорты. Көрнәле халкы ялт иттереп эшли дә, гөр­ләтеп бәйрәм дә итә белә.

Бәйрәмгә әзерләнү чорында яңартылган юллар, мә­дә­ни­ят йорты янында үткә­релгән төзекләндерү эшлә­ре өчен авыл халкы әле дә Алексеевск районы ха­кимиятенә рәхмәт укый. Бәйрәмне оештыручыларга, башлап йөрү­челәргә дә бик күп җылы сүз­ләр, ихлас теләкләр ишетү насыйп булды ул көннәрдә. Табигый, рәхмәтнең иң зурысы туган туфракка. Туган авыл яшәгәндә, кайтып керер ту­ганнарың, саф сулы чиш­мә­лә­рең, тәгәрәп аунар газиз җи­рең булу – зур бәхет бит!

Алсу Нәҗметдинова,
Алексеевск районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
(“Ватаным Татарстан”, /№ 134, 19.09.2018/)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*