tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта III Ык буе авыллары Сабан туе узды
Актанышта III Ык буе авыллары Сабан туе узды

Актанышта III Ык буе авыллары Сабан туе узды

Бүген Актанышта III Ык буе авыллары Сабан туе узды. Халкыбызның милли бәйрәме Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттәхов сәламләвеннән башланып китте. Алга таба район башлыгы Сабантуйга килгән мәртәбәле кунакларга сүз бирде. Алар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, БР Дәүләт Советы-корылтае Константин Толкачев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һ.б. бар иде.

Ык буе авыллары Сабан туеның әләмен Энгель Фәттәхов белән Бөтенроссия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов бергәләшеп күтәрделәр. Константин Толкачев Башкортстан белән Татарстанның дуслыгын искәртеп, Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Энгель Фәттәховка “Башкортстан Республикасының 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*