tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Андрей Кондратьев: «Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим»
Андрей Кондратьев: «Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим»

Андрей Кондратьев: «Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим»

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең тарих китапларына кереп калачагына шикләнмәвен әйтте.

«Бу тавыш бирүнең тарих китабына кереп калуына шикләнмим. Участокларда күрелгән саклагыч чаралар Россиядә беренче тапкыр кулланылды. Бездә шәхси саклану чараларының 10 процентлы запасы бар. Без берничә сәгать дәвамында бу запасны республиканың теләсә кайсы участогына күчерә алабыз. Бу 10 процентлы запас һәр районда бар, алар районның үзәк даруханәсендә саклана», — диде Андрей Кондратьев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*