tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча якташлыгы егерме еллык юбилеен уздырды
Арча якташлыгы егерме еллык юбилеен уздырды

Арча якташлыгы егерме еллык юбилеен уздырды

Кичә, 6 апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында Арча якташлыгының егерме еллыгына багышланган очрашу кичәсе узды. Концерт “Арчалар кыздыра” исеме астында үтте.

Концертта Гөлзадә Сафиуллина, Нурзадә, Илназ Гарипов, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Рөстәм Закиров һәм тумышлары белән Арчадан яки район белән бәйле булган җырчылар, районның бию һәм вокал ансамбльләре чыгыш ясады.

Кичә барышында Арча районы тудырган күренекле шәхесләр искә алынды. Күп концерт номерлары Г.Тукай иҗатына бәйле иде.

“Нечкәбил – 2016”, “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017 ” V Төбәкара фестиваль-конкурсы, “Ел гаиләсе – 2017” конкурсларында төрле номинацияләрдә җиңүче Мортазиннар гаиләсе дә чыгыш ясады.

Зилә Мортазина очрашу кичәсе турындагы фикерләрен “Татар-информ” хәбәрчесе белән уртаклашты. “Мондый чаралар район өчен кирәк. Күченеп киткән кешеләр туган якларына еш кайта алмый, шуңа якташлык очрашуын көтеп тора. Монда һәркемгә карата зур хөрмәт. Нинди зур шәхесләр дә концертта катнашу җаен тапкан”, – диде ул.

Татарстан Республикасың атказанган мәдәният хезмәткәре, Тинчурин исемендәге театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Татар-информ” хәбәрчесенә якташлыкның мәгънәсен, бурычларын, әһәмиятен аңлатты. “Якташлык 1998 елда оеша, мин аны 2013 елдан бирле җитәклим. Без Арчадан чыккан төрле кешеләрне (эшчеме алар, җитәкчеме) берләштереп, ике арадагы элемтәне ныгытырга тырышабыз. Күп кешеләр авыларны торгызалар, авыл эчендәге зиратларны, һәйкәл, чишмәләрне карыйлар. Без шундый кешеләрне берләштереп торырга тиеш. Арабызда өч министр, күпсанлы җитәкчеләр бар. Бергә җыелгач шул мәсьәләләрне хәл итүдә уртак фикергә киләбез. Бик күп кеше эшкә урнашырга теләп килә, без аларга эш урыны табарга ярдәм итәбез. Хәйрия концертлары уздырабыз, Өч ел рәттән театр “Ел хәйриячесе” исемен йөртә”.

Арча районы башкарма комитетының урынбасары Рамил Гарифҗанов район хакимияте башлыгы Илшат Нуриевның сәламын һәм котлавын җиткерде. “Әлеге чара бер яктан район халкы белән җыелып очрашу булса, икенче яктан мәркәзебездә, җөмһүриятебездә яшәгән якташларыбыз белән күрешү, аларга үзара аралашу мөмкинлеге дә булып тора. Әлеге кичәдән көч һәм рух алыйк. Бу безгә эшләргә ярдәм итеп, икенче елгача сакланып калсын,” – диде ул.

Арча халкын Гөлзадә Сафиуллина да котлады. “Мин үзебезнең Арча районы, анда яшәгән сәнгатькә гашыйк кешеләр белән горурланам.Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, рухыбызны баетып яшәүче Арча халкы белән. Һәммәгезгә бик зур рәхмәт”, – дип тәмамлады ул чыгышын.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/07/161515/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*