tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Балкыш” (“Соцветие”) фестивале Сургут шәһәренең 425 еллыгына багышлана

ВИДЕО: “Балкыш” (“Соцветие”) фестивале Сургут шәһәренең 425 еллыгына багышлана

Сургутта, 2 июнь көнне, 12:00 сәгатьтә, СурГУ Театры мәйданында милли-мәдәни “Балкыш”(“Соцветие”) фестивале булып үтәчәк. XXII фестиваль Сургут шәһәренең 425 еллыгына һәм “Гаилә елы”на багышлана. 2019 ел ХМАО-Югра төбәгендә “ГАИЛӘ ЕЛЫ” дип игълан ителде. Зур сынаулар аша узган әлеге фестиваль Сургутларның яраткан бәйрәме. Сургутта 100дән дә артык милләт яши. Әлеге чарада һәр милләт үз мәдәниятен – сәнгатен, гореф -гадәтләрен, милли ашларын һ.б. шәһәр халкына тәкъдим итә алачак.Чараның максаты милли мирасны саклау,торгызу, үстерү һәм популярлаштыру. Тату гаиләләрне башкаларга үрнәк итеп күрсәтү. Фестивальдә катнашу өчен шәһәр хакимияте тарафыннан барлык шартлар тудырыла.

Фестивальгә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтәрияты хезмәткәрләре күптән инде әзерлекне башлап җибәрде. Килегез! Бердәмлек һәм дуслык бәйрәменә рәхим итегез!

Видео: Татарлар-Сургут YouTube- каналыннан