tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле” бәйгесенең йогаклау өлеше үтте
Башкортстанның Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле” бәйгесенең йогаклау өлеше үтте

Башкортстанның Төмәнәк авылында “Җырлыйк әле” бәйгесенең йогаклау өлеше үтте

Бүген Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы “Бабай утары”нда ел буе барган “Җырлыйк әле” фольклор ансамбльләре бәйгесенең йогаклау өлеше үтте.

Сайлап алу турында 26 район ансамбле катнашып, шуларның 12се йомгаклау турында катнашу хокукын алды. “Төрле районнардан килгән әлеге коллективлар арасында бәйге бик кызу барды. 7 кешедән торган  жюри әгъзаларына һәр нәрсәгә игътибарлы булырга туры килде. Аеруча балаларның, яшьләрнең күп катнашуы безне сөендерде”, – дип фикерләре белән уртаклашты мәртәбәле жюри әгъзасы – “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, гран-прига Туймазы шәһәренең “Җидегэн йолдыз” Татар халык вокаль ансамбле Бөтендөнья татар конгрессының зур бүләгенә ия булды – аларга милли киемнәр тектереләчәк.

1 урынга Салават шәһәренең “Ак калфак” оешмасы каршында оешкан”Ак калфак” ансамбле,

2 урынга Уфа шәһәре Дема районы”Ак калфак”ансамбле,

3 урынга Краснокамск районы Куян авылында иҗат иткән “Ак калфак” ансамбле лаек дип табылды.

Калган командалар дипломат исеме бирелде. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тәбрикләде һәм дипломнар, бүләкләр тапшырды.

Шунысын искәртеп үтик, Башкортстанда “Җырлыйк әле” фольклор коллективлар бәйгесе Башкортстан Республикасы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина тарафыннан оештырылды һәм иганәче Фәнир Галимов ярдәме белән гамәлгә куелды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*